175 гимназиядәге фаҗигадә һәлак булганнарның гаиләләре көн ахырына кадәр 1 миллион сум ярдәм алачак

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, 175 гимназиядәге фаҗигадә һәлак булганнарның гаиләләре көн ахырына кадәр 1 млн сум күләмдә матди ярдәм алачак. Түләүләр гаиләнең һәр әгъзасына тигез өлешләрдә башкарылачак.

Министр сүзләренчә, калган түләүләр, зыян күрү авырлыгына карап, суд-медицина экспертизасы тикшерүләреннән соң күчереләчәк.

Алдан хәбәр ителгәнчә, авыр һәм уртача авырлыктагы яраланулар алган кешеләргә 400 мең сум түләнәчәк, 200 мең сум сәламәтлегенә җиңел дәрәҗәдәге зыян килгән кешеләргә биреләчәк.


Фикер өстәү