Игорь Комаров Казанда һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин белән хастаханәгә килеп, 175нче мәктәптәге атышта зыян күргән балаларның хәлен белеште.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Александр Бастрыкин, һәм Игорь Комаров фаҗига урынында  һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салды.

Исегезгә төшерәбез: Игорь Комаров фаҗигадән соң шундук Казанга килеп, мәгърифәт министры Сергей Кравцов һәм сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән хастаханәдә ятучы балалар янына ашыкты. Моннан тыш Вәкаләтле вәкил Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу һәм федераль башкарма хакимият органнары, хокук саклау һәм контрольлек-күзәтчелек ведомстволары җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.


Фикер өстәү