Рөстәм Миңнеханов: «Укучыларның әти-әниләре белән очрашып, аларны тыңларга, ярдәм чаралары буенча сөйләшергә әзермен»

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 175 нче гимназиядә булганнан соң массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә килеп туган хәлләргә аңлатма биреп үтте. “Кичәге фаҗигагә бәйле берничә сүз әйтәсем килә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген иртән безнең табиблар Мәскәүдәге коллегалары белән консилиум үткәрде. Зыян күргәннәрнең 23е республика хастаханәләрендә дәвалана. Кичә бу сан кимрәк иде. Әмма тагын 2 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итте: аларның хәле начар түгел.

Сигез кешене Казаннан Мәскәүгә күчерү турында карар ителде. МЧС самолеты биредә, шушы сәгатьләрдә зыян күрүчеләр илебезнең иң яхшы хастаханәләренә күчереләчәк. Болар – биш бала һәм өч олы кеше. Медицина оешмаларын, федераль органнарны, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгын җәлеп итү турында карары өчен Владимир Путинга рәхмәт белдерәсем килә. Казанда күрсәтелгән беренчел ярдәмнең, алга таба Мәскәүдә дәвалауның уңай нәтиҗәләр китерәсенә нык ышанам.

Зыян күргән башка кешеләр буенча да эш алып барыла. Инде ике тапкыр ДРКБда булып, балалар белән аралаштым. Кирәкле барлык чаралар күрелде, аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтелә.

Бүген республикада әлеге фаҗигадә һәлак булучылар истәлегенә Кайгы көне игълан ителде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәлак булганнарның һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренә финанс ярдәме турында карар кабул итте. Мондый гаиләләрнең инде бүген үк акчалата ярдәм алачагына ышанам.

Җирләүгә бәйле барлык эшләр башкарылды.  Әлегә сигез кеше җир куенына иңдерелде. Һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Бу – гаять зур югалту…”.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук зыян күрүчеләр һәм аларның якыннары өчен ике психологик ярдәм пункты эшләвен, 150ләп психологның җәлеп ителүен, һәр кеше белән аерым эш алып барылуын хәбәр итте. “Һәр очрак буенча, һәр мөрәҗәгать буенча эш алып барыла, – диде ул. – Без укучылар яшәгән барлык фатирларда, йортларда булдык, персональ эш алып барыла. Кирәкле барлык ярдәм күрсәтеләчәк”.  Барыбыз да берникадәр тынычлангач, укучыларпның әти-әниләре белән очрашып, аларны тыңларга, ярдәм чаралары турында сөйләшергә әзермен, – дип белдерде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук, фаҗига сәбәпле, илнең барлык төбәкләреннән Татарстанга теләктәшлек һәм кайгы уртаклашулар җиткерелүен билгеләп үтте. Ул бүген Татарстан белән, һәлак булганнар һәм зыян күргәннәрнең гаиләләре белән бер уйда булучыларның һәммәсенә рәхмәт белдерде.


Фикер өстәү