Путин белән Эрдоган Төркиягә “Спутник V” вакцинасын җибәрү мәсьәләсе хакында сөйләште

Россия һәм Төркия Президентлары Владимир Путин белән Рәҗәп Тайип Эрдоган телефон аша элемтәгә кереп, Россиянең коронавируска каршы уйлап табылган “Спутник V” вакцинасын Төркиягә җибәрү мәсьәләсен караган. Бу хакта Газета.ru хәбәр итте.

Сөйләшүләр барышында ике дәүләт башлыгының Израильдәге вазгыятькә кагылып үтүе дә искәртелә.

Эрдоган басым ясап әйткәнчә, Төркия һәм Россиянең Иерусалимдагы вакыйгаларга карата бер үк төрле карашта торуын күрсәтү мөһим. Ул шулай ук БМО Иминлек советының Израиль дәүләтенә, кризисның зурга китүен булдырмас өчен, һөҗүмне туктатуга чакырып, анык кына сигнал җибәрергә тиешлеген белдергән.

Президентлар соңгы тапкыр телефон аша 5 май көнне аралашкан. Ул чагында алар коронавируска каршы көрәш (шул исәптән Төркиядәе хәлләрдән чыгып), шулай ук Сүрия, Ливиядәге хәлләр, Таулы Карабахтагы низагны җайга салу мәсьәләләре буенча фикер алышкан.


Фикер өстәү