Александр Бастрыкин атыш вакытында зыян күрүчеләнең туганнары белән очрашты

Республика балалар клиник хастаханәсендә Россия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәптә атыш вакытында зыян күргән балаларның туганнары белән очрашты. Бу хакт Татар-информ хәбәр итте.

«Монда нәрсә булганлыгын, ни өчен бу фаҗига килеп чыгуын тикшерергә килдек. Бу хәлнең ничек килеп чыкканын, кем гаепле булуын, моның өчен кем җавап бирергә тиешлеген җентекләп тикшерербез», — диде Бастрыкин балаларның туганнарына.

Тикшерү комитеты башлыгы Татарстан Президенты белән бергә балаларга һәм аларның әти-әниләренә ярдәм итү өчен клиникага килүен аңлатты. Аның сүзләренчә, республика башлыгы мөмкин булганның барысын да эшли.

«Нык булырга тырышабыз, эшлибез, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Хәзер хәлләре авыр булган пациентларны Рошаль Леонид Михайловичның бик яхшы клиникасына алып китәләр. Анда искиткеч табиблар, заманча техника, җиһазлар бар, методика, балаларны коткару буенча зур тәҗрибә тупланган», — диде ул.

Зыян күрүчеләрнең туганнары Александр Бастрыкинга һәм Рөстәм Миңнехановка игътибарлары өчен рәхмәт әйтте.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү