Казан мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиевнең диагнозы билгеле булды

Тикшерү комитетыннан хәбәр ителгәнчә, Казан мәктәбендә кешеләрне атып үтергән Илназ Галәвиевнең баш миендә авыру тапканнар.

Исегезгә төшерәбез: 11 майда 19 яшьлек Галәвиев дүрт ел элек тәмамлаган 175 нче гимназиягә ут ачты. Җиде укучы һәм ике олы кеше һәлак булды, 23 кеше зыян күрде, шуның 20се – балалар. Хәзерге вакытта алты кеше реанимациядә ята.

Тикшерүчеләр кешеләрне күпләп үтерү турында җинаять эше ачкан, аның буенча иң зур җәза чарасы – гомерлеккә иректән мәхрүм итү.

Бүген Татарстанда – матәм көне.


Фикер өстәү