Фәрит Мөхәммәтшин Россия Хөкүмәте хисабын карап тикшерүдә катнашкан

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Дәүләт Думасы җитәкчелеге чакыруы буенча Россия парламентының түбәнге палатасы утырышында катнашкан. Анда Россия Хөкүмәтенең еллык хисабы каралган.

Парламентчылар Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның докладын тыңлаган. Дәүләт Думасы депутатлары 200дән артыграк мәсьәлә әзерләгән. Аларның күпчелеге – коронавирус пандемиясенең икътисади һәм социаль нәтиҗәләренә кагылышлы. Быел докладка яңача әзерләнелгән. Дума комитетларында профильле министрлар белән консультацияләр уздырылган, ә инде апрель азагында фракцияләр лидерлары Хөкүмәт башлыгы белән очрашкан. Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасы утырышына Россия Закон чыгаручылар советы президиумы әгъзасы буларак чакырылган.

Утырыш алдыннан Дәүләт Советы Рәисе Россия Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белән очрашкан. Фәрит Мөхәммәтшин Россия парламентының югары палатасы башлыгы белән федераль һәм төбәк законнарын тәңгәлләштерү, кайбер башка мәсьәләләр буенча фикер алышкан. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Федерация Советы Рәисенә, Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллегендә булганда, Казан гимназиясендәге фаҗигагә бәйле рәвештә республикада яшәүчеләргә эчкерсез кайгы уртаклашу сүзләрен тапшырган өчен рәхмәт белдергән.

Моннан тыш Дәүләт Советы Рәисе Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары белән кайбер очрашулар үткәргән. Фәрит Мөхәммәтшин коллегалары белән республика закон инициативаларына этәргеч бирү һәм Татарстанның федераль программаларында катнашу мәсьәләләре турында сөйләшкән.


Фикер өстәү