Ваемсызлык бәласендә кем гаепле?

11 май безнең тормышның гадәти агышын икегә бүлде. Сәгать иртәнге уннарга тикле безнең тыныч аккан тормышны социаль челтәрләрдә таратылган видео һәм фотохәбәрләр колеядан чыгарды. Шок, ачыргалану, күз яшьләре… Аяз көндәге яшен кебек таралган яңалыктан телефон кулларны «пешерерлек» дәрәҗәдә кыза иде.

Ул арада бердәнбер җинатьченең исем-фамилиясе, кем икәне, туган елы турында беренче дөрес мәгълүматлар да күренде. Баксаң, иртән Илназ Галәвиев канлы адымнарын атлар алдыннан гына үзенең «Телеграм-канал»ында йөзенә «Бог» дип язылган битлек кигән фотосын куйган һәм «Бүген мин зур күләмдә биомусорны үтерәм һәм үзем атылам» дигән язу элгән икән. Бу – психопатларның җинаятькә барыр алдыннан типик үз-үзләрен тотышы. Моны берәү белмәсә, икенче берәү төшенергә һәм чаң кагарга тиеш иде. Әмма җинаять эшләнгәнче, тынлык һәм тынычлык хөкем сөргән. Бары тик җаннар кыелгач, каннар түгелгәч кенә мәгълүмат кырында ул хакта хәбәрләр күренде. «Телеграм-канал»дагы язу һәм аның мәгълүмат кырында йөз меңләгән экземпляр белән таралуы арасында нибары берничә сәгать вакыт. Бер генә кеше иртән тиешенчә тавыш чыгарса да, егетнең үз-үзен тотышы турында тиешле урынга хәбәр итсә дә, зур бәхетсезлек булмыйча каласы иде.

Ерткычның канлы ауга чыгуы белән фаҗиганең башкарылуы арасында аны туктатырлык тагын бер форсат бар: егет (үз сүзләре белән атасак, монстр) өйдән мәктәпкә кадәр араны чехолсыз мылтыгын кулында болгап, ун минут тирәсе җәяү атлаган. Кемнәргәдер шатланып кул болгаган. Аның һәр адымын урамнардагы видеокамералар күзәтеп һәм теркәп барган. Ихтимал, юлында берничә дистә кеше очрагандыр. Әйтерсең, Казан урамында көн саен мылтыклы үсмерләр йөри, беркем дә гадәти булмаган бу хәлгә сискәнмәгән, кулындагы яки кесәсендәге телефонын алып тәртип саклаучыларга шалтыратмаган. Каян килә шуның кадәр ваемсызлык, пошмаучанлык?! Телефон будкасы да эзлисе юк бит хәзер, санаулы секундлар җитә хәвефле очрак турында хәбәр ирештерергә. Нәрсә буласы булса, шул булды инде. Вакытны кирегә борып, хаталарны төзәтү мөмкин түгел. Тәкъдир үз эшен төгәл башкара. Әмма бу җаваплылыктан коткармый. Димәк, берничә кеше ихтыярсыздан 11 май канкоешында катнашкан, үзләре дә белмичә җинаятьчегә бөтен дөньяны тетрәтерлек җинаятен тормышка ашырырга булышканнар.

Видеокамера куючыларга да сораулар бар, билгеле. Урам күзәтүе җинаятьләрне соңыннан ачыклау өчен зур әһәмияткә ия, әлбәттә. Әмма теләсәләр, алдан күрүчәнлек дигән сыйфат булса, җинаятьне тормышка ашырмый калдырырга да хәлләреннән килер иде. Урам буйлап мылтыклы сәер кеше атлый икән, ни өчен видеокамера тарафыннан җинаятькә каршы көрәшүчеләр бу хакта кисәтелми? Хәзерге техник мөмкинлекләр белән бу бик мөмкин эш бит. Тәҗрибәле кайсы гына айтишникка кушсаң да, тиешле кодларны язып бирер иде. Урам энәсеннән җебенә кадәр күзәтелә икән, пассив күзәтү генә булмасын инде ул. Бу очракта, мәсәлән, техник чишелеш хәл ителгән булса, вәхшине мәктәпкә барып җиткәнче үк полиция хезмәткәрләре туктата һәм коралсызландыра ала иде.

Илназ Галәвиевнең психикасы, аны бу канлы адымга этәргән мотивлар турында белгечләр үз сүзләрен әйтерләр, билгеле. Әмма мондый үсмерләр социаль пандемия рәвешендә үрчиләр һәм таралалар. 2014 елдан соң гына да үсмерләр һәм мәктәп балалары тарафыннан мәгариф оешмаларында Казан фаҗигасенә охшаган утыздан ким булмаган җинаять эшләнгән. Бу санны кырык-иллегә җиткермәс өчен ниләр эшләп була? Сорау менә шул рәвешле куелсын әйдә.

Кулга мылтык төшерү бик җиңел эш түгел бит. Психиатр белешмәсеннән башка гына бирмиләр аны. Психиатрик экспертиза бездә бик формаль уза. Күпчелек очракта табиб базадан исемлекне тикшерә дә, берничә юк-бар сорау биреп, мәсьәләне хәл итә дә куя. Армиягә барып кулына автомат тотачак яшьләр шулай җиңел уза тикшеренүне, көч структурасына урнашып «силовик» булырга җыенучыларны да җентекләп тикшерәләр микән әле? Күрәбез: кулына мылтык тотарга теләүчеләрнең дә психикасы белән барысы да тәртиптә түгел икәнлеге соңыннан гына ачыклана. Менә бит битарафлык каян ук башлана!     Казан җанкыяры чамасыз күп патрон белән килгән мәктәпкә. Мылтык пуляларын киоскларда сатмыйлар. Егетнең лицензия алуына да санаулы көннәр генә әле. Ни өчен шулкадәр патрон туплавы белән бер генә сатучы да кызыксынмаган. Ә бит 175 нче мәктәптә корбаннар саны күпкә күбрәк буласы булган. Ишекләр вакытында бикләнеп өлгергән. Мәктәп җитәкчелеге һәм укытучылар профессиональлек күрсәткәннәр. Иң соңгы минутларда гына булса да дөрес карарлар кабул ителгән. Җинаятьче мылтык белән генә түгел, кулдан ясалган шартлаткычлар белән дә килгән җинаять урынына. Кибетләргә шалтыратып тиешле компонентларны эзләгән дип тә әйтәләр. Тагын берәү дә сискәнмәгән, беркем дә гауга чыгармаган. Җинаятьнең кайсы гына этабына күз ташласак та, без ваемсызлык белән очрашабыз.

Социаль челтәрләрне мониторинглау турында да искә алмый булмый. Хәзер бит миллиардлаган сум акча сарыф иткән «Яровая пакеты» дип аталган законнар гамәлдә. Аз гына шылт иттеңме, беләләр дә алалар. Җинаятьченең исеме-фамилиясе мәгълүм булуга ук, газета хәбәрчесе аның аккаунтларын барлый башлады. «ВКонтакте»да Илназ Галәвиев исеме белән шикле бер аккаунт кына бар иде әле ул сәгатьләрдә. Статусына: «Бу әле башы гына. Мин бернигә дә үкенмим», – дип язылган иде. Авторы онлайнда булу гына моның ялган аккаунт икәнлеген аңлата. Хәзер шундый берничә аккаунт эшли. Казан вәхшиенең фотолары куелган аларның барысында да. Берсе бүген иртән сәгать җиде тулып тугыз минутта «Я всех убью, убью, убью, убью, убью, убью!» дип язылган пост элгән, «Я – Бог» дигәне дә бар. 154 дусты, 164 «подписчигы» күренә. Аңлашыла инде: үзенең элекке битен шулай үзгәрткән. Егетне беркем дә эзләми, битен бикләмиләр. Мең ярымга якын дуска, ике мең ярымнан артык «подписчик»ка ия тагын бер шундый «бит» күзгә чекерәеп кереп тора. Фотода кинәт кенә атаклы булып киткән Казан вәхшиенең битлекле йөзе. Менә мондый аккаунтлар өчен генә дә егетләрне шик астына алырлык һәм тикшерерлек. Әмма «ВКонтакте» администрациясе битараф. Димәк, 11 май фаҗигасе тагын кабатланмас дип ышанып әйтерлек түгел. Аудиториясенең һәр адымын мониторинглап торган, шул сәбәпле бик күпләр ташлап чыгып киткән социаль челтәр турында бара бит сүз. Башкалардан ни көтәсең!

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү