Волонтер Гөлфия Мутугуллина: «Безнең эштә иң мөһиме – ихласлык»

Ихлас булсаң, кешегә ярдәм итү бер дә авыр түгел. Киресенчә, рәхәт тә әле. Йөзеннән елмаю бер дә китми торган волонтер Гөлфия Мотыйгуллинаның яшәү кагыйдәсе бу. “Я – ДоброТворец” оешмасы, Татарстанның “Мәдәният волонтерлары” җитәкчесе, Татарстан Яшьләр хөкүмәте рәисенең мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе белән без нәкъ менә ярдәм турында сөйләштек.

– Волонтерлык белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсез инде һәм сезне моңа нәрсә этәрде?
– Волонтер булу теләге 15 яшьтә уянды. Ул чакта музыка көллиятендә укый идем әле. Быел 31емне тутырдым. Шактый вакыт үткән икән. 2009 елда тәүге тапкыр волонтер булып карадым. Дөресен генә әйткәндә, ул чакта кофта белән сәгать өчен килдем мин. Волонтерлыкның асылын бөтенләй дә аңламаган булганмын инде. Инде карашлар, фикерләр үзгәрде. Хәзер минем өчен волонтерлык – ул кешеләргә ярдәм итү алу. Кемгә дә булса булыша алуымнан тәм табып яшим. Бу эшне чын күңелемнән яратам. Хәер, үз эшеңне ихластан яратмасаң, ул бик авыр тоела. Бигрәк тә, безнең очракта. Кеше дә моны тиз аңлый.

– “Мәдәният волонтерлары” ни белән шөгыльләнә соң ул?
– “Мәдәният волонтерлары”, гомумән, биш юнәлеш буенча эшли: социаль иҗат (балалар йортлары, авыр хәлдә калган гаиләләр, өлкәннәр өчен төрле чаралар үткәрү), музей-китапханәләргә ярдәм, мәдәни-массакүләм чаралар уздыру, һәйкәлләргә ярдәм, туризм. Шәхсән мин һәм минем командам беренче юнәлеш буенча эшлибез. Иҗат аша авыр хәлдә калучыларга ярдәм итәргә тырышабыз.

– Коронавируслы вазгыять сезгә дә тими калмагандыр?
– Пандемия эшчәнлегебезгә шактый зур үзгәрешләр кертте. Барысын да санап кына бетереп булмас. Без хәзер, мәсәлән, өйдән-өйгә йөри алмыйбыз. Кечкенә концертларыбызны күбесенчә урамда куябыз.

– Ничек уйлыйсыз, кешедә ярдәмгә карата кадер бармы әле?
– Ярдәмгә кадер бетмәде, әмма кешеләр аның чын күңелдән булуын аңлап бетерми, кайчак бөтенләй ышанмый. Безне тиеш булганга гына йөри дип белә алар. Ләкин бит беркем дә берәүгә берни дә тиеш түгел. Без күңел кушуы буенча йөрибез.

– Үз эшегездә иң кадерлесе нәрсә?
– Ихласлык. Кешеләр! Алар – иң мөһиме. Яныма килеп, “Рәхмәт”ен әйтеп, кысып кочаклаулары, җыерчыклы кулы белән кулымнан тотып, “рәхмәт, кызым” диюләре, “бу – тормышымдагы иң матур концерт иде” дип елмаюлары… Андый чакларда эшләгенеңне юкка түгеллеген аңлыйсың. Күңел тула. Рәхәтлек кичерәсең.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү