Казан мәктәбендә зыян күргән балалар утырган самолет Мәскәүгә төште

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан мәктәбендә зыян күргән балалар утырган махсус борт Мәскәүгә төшеп утырды. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте. 

«ИЛ-76 самолеты „Жуковский“ халыкара аэропортына төшеп утырды», — дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус медицина модульләре белән җиһазланган самолет бортында Казанның 175нче мәктәбендә атышта зыян күргән биш бала һәм өч олы кеше бар.

 

 


Фикер өстәү