«Әни, мин куркам…»: фаҗига турында бала белән ничек сөйләшергә?

Мәктәп фаҗигасен ничек кичерергә? Мөгаен, бу төп сорауларның берседер. Үзеңә һәм балаларга ничек ярдәм итәргә? Хисләреңне, күз яшьләреңне тыярга кирәкме? Балалар мәктәпкә барырга, ата-ана баласын мәктәпкә җибәрергә курка. Бу куркуны ничек җиңәргә? Без психологлар белән шушы сорауларга җавап табарга тырыштык.

Фаҗига турында бала белән ничек сөйләшергә?

Психология фәннәре магистры, балалар психологы Маргарита Гурьянова 175 нче мәктәп фаҗигасеннән соң гаиләләргә һәм балаларга бушлай психологик ярдәм күрсәтә башлады. «ВТ» хәбәрчесе аның белән сөйләште, кайбер киңәшләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Бу – барлык балаларга һәм ата-аналарга кагылган кайгы. Шуңа күрә балагыз белән фаҗига хакында сөйләшергә вакыт табыгыз. Вакыт юк, ул әле кечкенә, бер нәрсә дә аңламый дип карарга ярамый.

– Баланы тыңлагыз, сорауларына җавап бирегез, ләкин үз бәягезне кыстырырга кирәкми.

– Үз хисләрегез турында сөйләгез. Курыкканыгызны яшермәгез, яратуыгызны әйтегез.

– Үзеңне ничек  хис итәсең? Син нәрсә уйлыйсың? – дип сорагыз.

– Бу адымга барган кешенең психик яктан сәламәт булмавын әйтегез.

– Яңалыкларны бергә карагыз, бу хакта бергәләп фикер алышыгыз.

– Әгәр бала туктаусыз елый, куркуын җиңә алмый икән, психолог ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шәхсән үзем барысына да ярдәм итәргә тырышам.

Маргарита Гурьянова, балага үлем турында сөйләү, аны аңлату мөһим, ди. Психолог кечкенә балаларга махсус терапия тәкъдим итә. Шулай ук белгечнең куркуны җиңү буенча да махсус арт-терапиясе бар. Кызыксынучылар аның белән @margarita.psychologist шәхси сәхифәсендә таныша ала.

Бала һәм ЧП: ничек кичерергә?

175 нче мәктәп фаҗигасен кичерүчеләр һәм аның хакында белгән балалар белән гадәттән тыш хәлдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында да сөйләшергә кирәк. Балага, төрле хәл була, әгәр син укыган мәктәптә шундый хәл килеп чыкса, нишләр идең, дигән сорауны бирегез. Бала үзенең кичерешләре, нәрсәләр эшләргә җыенуы турында сөйләсен. Бала гадәттә йөгерергә яки, киресенчә, катып калырга, яки кыйнарга дигән реакцияне сайлый.  Cезгә ядрәдән котылу өчен аннан качарга кирәген аңлатырга кирәк. Шундый вазгыятьне башыннан кичерсен, партаны аударып штаб ясап булу, шкаф артына качу, стенага сыену, укытучыны күзләр белән эзләп табып, ул әйткәннәрне үтәргә кирәклеген төшенсен. Күбрәк вариантлар тәкъдим итсен, киемнәреннән аркан ясасын, сыену урыны тапканнан соң ата-анасына куркыныч хәл турында язарга кирәклегенә дә үзе төшенсен. Боларны башыннан кичергәннән соң иң мөһимен әйтергә кирәк: «Балам, ярдәм һәрвакыт булачак. 175 нче мәктәпкә дә ярдәм бик тиз килеп иреште».

Бала синнән читләшсә…

Маргарита Гурьянова белән баланың тәртибеннән кайчан шикләнергә дигән сорауга да җавап эзләдек:

– Ата-ана игътибар үзәгеннән ычкындырмаса, балада агрессия чалымнарын күрә ала. Бу, беренче чиратта, баланың үз эченә йомылуы, дуслары белән генә түгел, якыннары, ата-анасы белән дә аралашудан туктавы. Шик туган икән, белгечтән өстәмә диагностика ясатырга кирәк. Бәлки аңа ачылып китәр өчен махсус күнекмәләр кирәктер. Бәлки аның эчендә нәрсәләрдер кайный һәм ул үз проблемаларын үзе генә җиңә алмый торгандыр. Тәртибе үзгәргән икән, бу инде хәвефләнергә җирлек бар дигән сүз.

Киресенчә дә булырга мөмкин. Әгәр бала сугыша, яшьтәшләреннән әйбер тартып ала, бер урында гына утырып тора алмый икән – бу да агрессиянең бер чагылышы. Психологка барудан куркырга да, оялырга да кирәкми. Аның киңәшләре сезгә балагызны ныграк аңларга ярдәм итәчәк.

Куркуны ничек җиңәргә?

Бусы  иң хәвефле сорауларның берсе. Психолог Лилия Вәлиуллина фикеренчә, башта әни-әнигә курку хисен үзенә кичерергә кирәк:

– Баланың мәктәпкә барудан куркуы бу вазгыятьтә табигый. Иң мөһиме, аның белән көрәшмәскә, балага аны кичерергә ярдәм итәргә кирәк. Әлбәттә, аның өчен вакыт кирәк. Бала, мин мәктәпкә барырга куркам дип әйтә икән, сөйләшегез, сәбәбен сорагыз. Ул, мине үтерерләр дип куркам, дип әйтергә мөмкин. Чөнки ул балаларны үтергәннәр бит… Ата-ана ул чакта, мин дә куркам, дип җавап бирә. Куркуыңны әйтү – ул куркаклык түгел. Бу – нормаль күренеш. Чөнки без барыбыз да куркабыз. Әгәр син үзеңнең дә куркуың белән уртаклашасың икән, бала үзенең дә нормаль хис кичерәчәген аңлый. Балага, бу хәл башка булмаячак, дип  алдарга ярамый. Фаҗигаләр була, ләкин бик еш түгел һәм синең белән андый хәл кабатланмаячак, дип әйтергә кирәк. Бу очракта өлкәннәрнең әлеге хисне үзләре аша үткәрә белүе мөһим. Иң беренче үзеңә ярдәм итәргә кирәк. Бу очракта кәгазьгә, мин нәрсәдән куркам, дигән сорауны язып, аңа  җавап язарга кирәк. Җавап язганда сез кайсы очракта үз-үзегезне талкып курку халәтенә керткәнегезне һәм кайда чын курку яшеренгәнен ачыкларсыз. Ә бит безнең барыбыз белән дә ниндидер хәл килеп чыгарга мөмкин. Хәтта өйдә калган очракта да ниндидер бәла килеп чыгуы бар. Мондый фаҗигаләр һәр көнне булмый. Менә шуны аңлаганнан соң сез инде балагызга да ярдәм итә аласыз. Мин синең куркуыңны кабул итәм, мин синең янәшәңдә дигән ышанычны сеңдерергә кирәк.

Ике көннән мәктәпкә…

Тынычланган балада, мәктәпкә барырга вакыт җиткәч, яңадан паника башланырга мөмкин дип кисәтә Лилия Вәлиуллина:

– Хәзергә балалар өйдә, әмма мәктәпкә барырга вакыт җиткәч, тынычланган кебек тоелган балаларда да янә истерика башланырга мөмкин. Ул елый, калтырана икән, мәктәпкә мәҗбүри алып барырга ярамый. Кайбер балага куркуны кичерү өчен вакыт күбрәк кирәк булырга мөмкин. Бала еламый, әмма күзләре куркулы икән, янәшәдә булуыгызны әйтегез. Бинада куркыныч түгел икәнлекне кабул итү кирәк. Димәк, аны озата барырга, каршы алырга кирәк. Әгәр бала, нишләп һәлак булган балаларны әти-әнисе коткармаган, дип сорый икән, алдамаска, андый хәлнең булырга мөмкин булуы турында әйтергә һәм ышанычлы итеп, синең белән андый хәл булмаячак, дип әйтергә кирәк.

Үлем турында да сөйләшүдән тыелмагыз. Балага тән, җан барлыгын аңлатырга, тән үлсә дә, җанның үлмәве турында сөйләргә кирәк. Беркайчан да, уф, тагын нәрсә уйлап таптың инде, әйдә тизрәк җыен, мәктәпкә барырга кирәк ише сүзләр белән җикеренергә ярамый.

Гөлинә Гыймадова 

Фото: pixabay.com 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү