9 кешене үтергән егетне суд ике айга тикшерү изоляторына җибәрелде

Бүген Казанның Совет районы судында кичә Казан мәктәбендә атыш оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиевка җәза чарасы сайланды. Һөҗүм нәтиҗәсендә җиде бала һәм ике укытучы һәлак булды. Тагын 23 кеше төрле җәрәхәтләр алды. Зыян күрүчеләрнең күбесе авыр хәлдә.

Суд залына күмәк үтерүдә шикләнелүче ныклы адымнар белән керде, матбугат һәм закон вәкилләреннән битен яшермәде. Журналистларның ул үз гаебен таныймы яки үзен Аллаһ дип саныймы дигән сорауларын, шикләнелүче игътибарсыз калдырды, шул ук вакытта үзен тыныч тота. Массакүләм мәгълүмат чараларының кайбер вәкилләренә хәтта Галәвиев битлек астыннан елмая кебек тоелды. Ә менә судьяның сорауларына кыска һәм төгәл җавап бирде. Аннан, тикшерү тәкъдим иткән җәза чарасына каршы килмисенме, дип сорагач, Галәвиев барысына да риза, дип җавап бирде.

Тикшерүче эш материалларын укый башлады, ачыкланганча, шикләнелүче ким дигәндә 17 тапкыр аткан.

Судья киңәшмә бүлмәсенә кереп китте, ләкин берничә минуттан кире чыкты. Суд карары белән Галәвиев ике айга тикшерү изоляторына җибәрелде.


Фикер өстәү