Мәктәптәге фаҗигадә зыян күргән сигез кеше Мәскәүгә күчерүне яхшы кичергән

Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗигадә зур зыян күрүчеләрне кичә Мәскәүгә дәваланырга озаттылар. Алар транспортировканы тотрыклы кичергән. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Мәскәүгә күчерелгән сигез пациент транспортировканы тотрыклы кичерде. Алар федераль клиникаларда дәвалана. Табиблар безнең гражданнарның гомерен саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшли», — диде Галимова.

 


Фикер өстәү