Атыш булган мәктәптә зыян күргән кыз: «Апа, әнине чакырыгыз, мин куркам»

«Апа, әнине чакырыгыз». Казанның 175 нче гимназиясенең 1 сыйныфында белем алган кызчык әнә шулай дип ялварган. Бу хакта гимназия бинасы артындагы шәхси йортларда яшәүче Наилә (исеме үзгәртелде) ханым сөйләде.

– Безнең бистәдә яшәүче сабыйлар өчен дип тимер киртәнең берсен алып ташлаганнар иде. Минем туганымның малае да мәктәпкә шул тишектән йөрде. Атыш башлагач, күп кенә сабыйлар безгә таба йөгерә башлады. Алар берәү дә яшәмәгән, капкасы ачык торган йорт ишегалдына качтылар, – дип сөйли Наилә апа. – Мин аларны тәрәзәдән карап тордым да урамга чыктым. Алар белән бергә укытучылар да йөгерде. Укытучылар шушы ишегалдында сабыйларга ярдәм күрсәтте. Аларны тынычландырдылар, кемнеңдер ярасын бәйләделәр. Әти-әниләрнең күбесе дә монда килде. Аякларына зыян килгәннәре, егылып та алды. Каршы барып күтәреп алып килдек. Мин дә балаларга булыштым. Бер кыз баланың умырткасы, аягы сынган иде. Ул мине аннары бер минутка да җибәрмәде. Кулымнан тотып алды да: «Апа, әнине чакырыгыз, —  мин бик куркам», — дип елады. Шул сабыйны саклап утырдым. Әле дә йөрәгем авырта. Дарулар белән генә торам.

Безнең янга икенче як күрше килеп чыкты. Ул исемен бөтенләй атарга теләмәде.

– Укытучыларга рәхмәт. Алардагы сабырлык икән. Укучыларына ярдәм итүләрен күреп тордым. Сабыйларны тынычландырырга тырышалар, кочаклыйлар. Ике көн йоклаганым юк. Күз алдында сабыйлар, – диде ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү