Гаиләдәге кризиска багышланган туры эфир үткәрелә

Иртәгә, 14 майда  14:00дә «Гаилә кризис кичерә. Аңа ничек ярдәм итәргә?» дигән темага prav.tatarstan.ru порталында туры эфир үтәчәк.

Эфирда эксперт буларак Белем үстерү институтының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясе фәнни хезмәткәре Эльвира Башлай чыгыш ясаячак. Очрашуның модераторы Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева. Әлеге эфир бөтен Россия психологлары белән әти-әниләр, балалар һәм укытучылар өчен үткәрелә торган җиде эфирның берсе булачак.

Кайнар элемтә номеры: (843) 294-96-10.


Фикер өстәү