«Яңа йортка иң беренче итеп мәчене түгел, доганы уздырыгыз»

Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы, дисәләр дә, аның мәшәкате шактый. Вакыт та, тырышлык та, акча да таләп итә бу зур эш. Йортны салып чыктың гына түгел, нигезең тыныч һәм бәхетле булуы да бик мөһим. Ислам динендә өй торгызуның билгеле бер шартлары бармы? Чирмешән авылының Мөшбикә мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов белән шул сорауга җавап эзләдек.   

– Яшәргә йортың булу – иң зур нигъмәтләрнең берсе. Балаларны гына күзәтик, алар легодан йорт төзи, агач ботакларыннан шалаш ясый, урындыкларны тезеп, өстенә одеял каплап та өйле уйный. Болар барысы да Аллаһы Тәгаләнең безгә салган бер фитрасы булып тора. Адәм баласы үз куышын булдыру турында хыяллана һәм шуңа омтыла да. Үз йортын салырга уйлаган кешенең, иң беренче чиратта, теләсә кайсы эшне башлаган кебек, нияте дөрес булу шарт. Аллаһы Тәгалә, һәр нияттә файда булырга тиеш, дип кисәтә. Өй төзим дә, шунда рәхәтләнем яшим, диләр. Бу дөрес ният түгел. Син аны үзең, якыннарың өчен матур бер күркәм урын булсын дип ниятләргә тиешсең. Бөтен дөньяны су баскач, Нух пәйгамбәр Раббыбыз Аллаһтан: «Безне коткарсаң иде, яшәр өчен игелекле, тыныч һәм хәерле урын насыйп әйләсәң иде», – дип сорап дога кыла һәм күңелендәге изге ниятләре хакына Аллаһ аларны коткара. Арарат тавына төшкәч, Нух пәйгамбәр: «Раббым Аллаһ, торган җиребезне хәерле, игелекле урыннардан насыйп кылсаң иде, Син бөтен җиргә бәрәкәтеңне җиткерүче», – дип дога кыла. Бу дога Коръән аятьләрендә дә бар. Йорт нигезен салыр алдыннан шул урынга килеп, әлеге доганы укырга киңәш итәр идем.

– Нигезгә Коръән аятьләре язылган кәгазь салдырып калу гадәте бар. Дөрес гамәлме ул?

– Болай эшләргә ярамый, чөнки Коръәнне кимсетү булып чыга. Фундаментка эт килеп хаҗәтен үтәп китәргә дә бик мөмкин. Коръәнне аны өйдә укырга кирәк.

– Дин буенча йортның билгеле бер планировкасы булырга тиешме?

– Аның билгеле бер кагыйдәләре чынлап та бар. Ир һәм кыз баланың йокы бүлмәләре аерым булсын. Рәсүлебез, иманның яртысы – чисталык, дигән. Мөселман кешесе рухи яктан да, физик яктан да чиста булырга тиеш. Өйдә һичшиксез бәдрәф булдырыгыз. Мөмкинчелек булса, йоклый торган бүлмәләрне уң ягы белән кыйблага карап торырлык итеп бүлегез. Ләкин булдыра алсагыз гына, чөнки барысын да теләккә карап кына салып булмый. Унитаз кыйблага карап тормасын. Пәйгамбәребез, кыйблага борылып хаҗәт үтәмәгез, дигән.

– Мунча, сарай-абзарларны бер түбә астына кертеп төзергә ярыймы?

– Элек мунча да, абзар да өйдән читтә салынган. Бүген инде аларны бер түбә астына кертәләр. Дин буенча монда бернинди дә тыюлар юк. Мунча чиста урын саналмый, аны аерым салырга кирәк дигән фикерләр дә очраштыргалый. Әмма мин шәхсән моннан бер зыян да күрмим. Йорт җиткезгәнче мунчада яшәүчеләр дә булган әле элек.

– Ванна белән бәдрәф бүлмәсен берләштерү рөхсәт ителәме?

– Дин кагыйдәләре буенча алар бергә булырга тиеш түгел. Мөмкинлек булмаса, берәрсе хаҗәтен үтәгәндә, аның янында икенче кеше булмасын. Бу катгый тыела.

– Йортка күченгәндә нинди дога укырга кирәк?

– «Бәкара» сүрәсен уку бәрәкәт китерә. Ул бик озын, шуңа да аның һич югы беренче биш һәм соңгы ике аятен укыгыз. Бу сүрә күз тиюдән дә, сихерләрдән дә, шайтаннар вәсвәсәсеннән дә саклый. Өйгә кайтып кергәч тә, анда кеше булмаса, әссәламегаләйкем дип исәнләшүне гадәткә кертегез. Бу фәрештәләргә сәлам бирү була.

– Йортка Коръәнне кайчан укытырга кирәк? Ул әзер булса да, кеше чакырганчы өйне матурлатыйк, җиһазлар алыйк әле башта дип, соңгарак калдыручылар да бар.

– Туганнарны җыеп, зурлап мәҗлес ясау – бик күркәм эш, әлбәттә. Әмма яши башлагач, мулланымы, абыстайнымы чакырып, яки үзеңә кыска гына Коръән аятьләрен укып алырга киңәш итәм.

– Яңа йортка күчкәндә иң беренче итеп мәче кертү гадәте бар. Дин буенча ул ничек булырга тиеш?

– Мәче кая кереп ята, шунда карават куярга кирәк, дигән ышаныч та яши әле. Дин ягыннан караганда иң беренче бусагадан дога уздырырга кирәк. Рәсүлебез галәйһиссәлам: «Раббым Аллаһ, хаталарымны кичер, салган йортымны киң, хәерле, игелекле урыннан кыл һәм миңа насыйп иткән ризыгымны бәрәкәтле ит», – дип дога кылырга кушкан.

– Карават дигәннән, аны кеше йөзе белән кыйблага караган булырлык итеп урнаштырырга кирәк, имеш.

– Элек караватны матчага аркылымы, әллә буйга куяргамы, дип аптырыйлар иде. Хәзер тарттырылган түшәмнәр, матчаны күреп тә булмый. Урнашуына килгәндә, карават уң ягы белән кыйблага карап торсын, ягъни сез яткач та, йөзегез уңга борылгач, кыйблага карарлык булсын. Рәсүлебез, йоклауның иң хәерлесе уң якка ятуда, дигән.

– Мебельне фен-шуй кагыйдәләренә туры китереп урнаштыру турында ни әйтер идегез.

– Диндә бу тыела.

– Фотолар элүгә, талисманнар, статуэтка куюга ничек карыйсыз?

– Элек фотолар бөтенләй куелмаган. Рәсүлебез: «Кем сурәт ясаса, Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә аңа шул сурәтеңә җан керт», – дип әйтер, ди. Хәзер инде бөтенләй башка замана: телевизорда да, телефонда да, газета-журналларда да кеше сурәтләре. Моннан котылып булмый. Әмма диварга зур портретлар элмәү хәерлерәк. Статуэтка, талисманнар исә бөтенләй тыела. Мөселман кешесенең өен шәмаил бизәргә тиеш. Әби-бабайларыбыз ишек өстенә «Аятелкөрси» элеп куйган һәм өйдән шул доганы укып чыгып киткәннәр.

– Намаз өйдә гел бер үк урында укылырга тиешме?

– Кайда телисез, шунда укырга була. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Хатын-кызның бер урында укылган намазы иң саваплысы булыр», – дигән. Монда сүз бер бүлмә турында бара. Башка җирдә укуның да гөнаһы юк. Намаз укыла торган урын күбрәк булса, тагын да яхшырак.

– Өйдәге бәрәкәтне саклау серләре турында да сөйләгез әле.

– Бердән, өйдә һәрдаим догалар, Коръән укылырга, зекер-тәсбих әйтелергә тиеш. Икенчесе турында бөтен кеше дә белеп бетермидер әле. Өйгә килгән кунак та бәрәкәт китерә. Кунак ул – Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән махсус зат. Бәни Исраил кавеме вакытында яһүдләр Муса пәйгамбәрдән, Аллаһны кунакка чакырыр идек, дип сораган. Бу мөмкин булмавын әйтсә дә, тегеләре тыңларга да теләмәгән. Аннары Муса пәйгамбәр Аллаһ белән сөйләшкән. «Кайгырма, Мин килермен», – дигән ул. Халык көтә зур кунакны, аның урынына пычракка баткан бер кеше килеп керә. Моны кунак итмичә, куып чыгаралар. Ә көткән кунаклары килми дә килми. Муса пәйгамбәргә Аллаһ: «Мин сезгә мескен кешене җибәргән идем, аны ашатмадыгыз, эчертмәдегез, Аллаһның рәхмәтенә дә ирешмәдегез», – ди.

Дилбәр Гарифуллина

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

 

 


2 фикер

  1. Аллахынын изге рэхмэте яусын БИК кирэк БИК анлаешлы вэгаз яшлэргэ бигерэк тэ кирэкле тема :

  2. Бик кирәкле теманы бастыргансыз,зур рәхмәт!
    Ә Хәбир хәзрәт ул Чирмешән халкына ходай тәгәлә тарафыннан җибәрелгән шәхес.
    Аның тирән әчтәлекле вәгәзләрен,киңәшлә-ен тыңлау үэе бәхет.

Җавап Отменить ответ