Викториядән ничек мул уңыш алырга?

– Тернәкләнеп китсен, мул уңыш бирсен өчен, виктория җиләген ничегрәк ашларга мөмкин?

Зөлфирә Мөхәммәтвәлиева. Теләче

Сорауларга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирә.

– Нык булып үсеп китсен өчен, хәзер мочевина (10 литр суга 1 шырпы кабы исәбеннән) сибү әйбәт. Чәчәккә бөреләнгәч, җиләкләргә фосфорлы-калийлы ашлама кертәләр. Ә инде җиләкләре барлыкка килгәч, калийлы ашлама  белән сыйлыйлар. Болай өчәр тапкыр сибеп мәшәкатьләнәсе килмәсә, гади генә ысулны сайларга да мөмкин. Тавык тизәген бер атна суда тотып, шуны 1:10 нисбәтеннән сибәргә.  Мондый төнәтмәдә азот та, фосфор һәм калий да була. Бер төп җиләккә, ярты литр эремә сипсәң, шул җитә.


Фикер өстәү