“Бердәм Россия” төбәк бүлеге праймеризында катнашу өчен документлар кабул итү вакыты төгәлләнә

Татарстанда “Бердәм Россия” төбәк бүлеге праймеризында катнашу өчен документлар кабул итү вакыты төгәлләнә. Анда катнашу өчен әлегә 94 кеше теркәлгән.

Татарстанның “көмеш” волонтеры Хөрия Халитова “Бердәм Россия”нең алдан тавыш бирүендә катнашу өчен документларын иң соңгылардан берсе булып тапшырган. “Минем өчен “Бердәм Россия” праймеризында катнашу – волонтерларның уй-ниятләрен, фикер-тәкъдимнәрен белдерү мөмкинлеге ул. Минем проектларым бар. Аларны бөтен Россиягә белгертәсем килә”, – ди Хөрия ханым.

“Бердәм Россия”нең башлангыч тавыш бирүендә катнашырга теләүчеләрнең яртысын диярлек волонтерлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм социаль өлкә вәкилләре тәшкил итә. Һәр өч кандидатның берсе кече һәм урта бизнес вәкиле булып тора. Партиядән Дәүләт Думасына сайлауда катнашырга теләүчеләрнең 30 проценты чамасы – 35 тән яшьрәкләр.

Республикада яшәүчеләр башлангыч тавыш бирү барышында көзен Россия Дәүләт Думасына сайлауда катнашырга тиешле кандидатларны сайлаячак.

“Бердәм Россия” праймеризы 24-30 май көннәрендә ачык формада уза: анда ил территориясендә теркәлгән барлык сайлаучылар катнашырга мөмкин. Волонтерлык берләшмәләре вәкилләре һәм коммерциясез оешмалар лидерлары башлангыч тавыш бирүнең законлылыгын һәм “үтәкүренмәлелеген” күзәтеп торачак. Праймеризның ачык формасы зур көндәшлекне тәэмин итәчәк – анда катнашучы һәркем намуслы сәяси көрәш нигезендә үз көчен зур сәясәттә сынап карау мөмкинлеге алачак, дигән сүз.


Фикер өстәү