Мәктәптәге атышта зыян күргән бер бала хастаханәдән чыгарылган

Республика балалар клиник хастаханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Лилия Басанова гимназиядәге атыш вакытында зыян күргән балаларның хәле турында хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, хәзер хастаханәдә 15 бала дәвалану уза. Барысының да хәле тотрыклы дип бәяләнә. Тискәре үзгәрешләр күзәтелми. Сырхауларга барлык медицина ярдәме тулы күләмдә күрсәтелә дип ышандыралар.

– Балалар һәм ата-аналары белән беренче минуттан ук клиник психологлар эшләде. Хәзер аларда стресстан соң халәт (постстрессовая ситуация – ред.) күзәтелә, – диде табиб. – Хәзер балалар психологик нейротернәкләнү этабын уза. Зыян күрүчеләрнең берсе хастаханәдән чыгарылды. Якын арада тагын берничә баланы өенә җибәрәчәкбез. Алар дәвалану курсын бетерде.

Лилия Басанова әйтүенчә, балаларны тулаем психологик яктан тернәкләндерү күпмегә сузыласын әйтүе кыен. Чөнки һәр баланың аерым психологик төзелеше. Һәркемгә индивидуаль якын килү кирәк. Тернәкләндерү ата-аналар белән берлектә үткәрелә, һәм бу эш алга таба да дәвам итәчәк, — диде табиб.


Фикер өстәү