Кипрда яшәүче Алсу Җиһангирова: «Монда бер таныш булмаган кеше дә хәлеңне сорап китәргә мөмкин»

Кайчандыр, туган ояларында канат ныгытып, читкә очкан кошлардай дөньяның төрле почмакларына сибелгән милләттәшләребез ни хәлдә икән? Баштагы мәлләрдә нинди кыенлыклар белән очрашкан алар? Туган телләрен читтә ничек саклыйлар? Сәхифәбез кунакларыннан бүген әнә шул хакта сораштык.

 Алсу Җиһангирова (Лимасол, Кипр):

– Татарстаннан китү теләге уйда да юк иде. Шаулап-гөрләп гастрольләрдә йөргән чак. Ирем дә яхшы гына эшли. 2017 елның маенда эшеннән 10 гаиләгә төп офиска, Кипрга китәргә тәкъдим иткәннәр. Дүрт ел чит илдә яшәп караган кеше буларак, ирем, уйлап та тормыйча, ризалашкан. Ә мин башта утырып еладым. Эшне ташларга, әти-әни, туганнарны калдыру турындагы уйлар тынгылык бирмәде. Хатын-кыз ире кайда, шунда булырга тиешлеген яхшы белә идем, шуңа күндем. Көз көне киттек. Ирем, бер ай алдан китеп, бөтен нәрсәне әзерләп куйган иде.

Килгәч тә, тел белән  кыенлыклар булмады. Инглиз телендә сөйләшүчеләр монда бик сирәк очрый. Күбесенчә русча сөйләшәләр. Татарча сөйләшкәнне ишетеп, татар телендә эндәшүчеләр дә бар.  Ирем һәм балаларым инглиз телен яхшы белә. Үзем дә аңлый һәм аңлата алырлык дәрәҗәдә беләм. Иң зур кыенлык – рульгә утыру булды. Биредә руль машинаның уң ягында урнашкан. Бик курыктым башта.

Без яши торган урын диңгез буенда урнашкан бер авыл сыман гына. Бөтен Кипрына бер миллион халык яши. Аермалы якларга килгәндә, монда гади товарлар да, коммуналь хезмәтләр, аренда бәясе дә бик кыйммәт. Килгәч тә бәяләрне Россиядәге белән чагыштыра идем. Аермасы нык сизелә. Монда чиста, ел әйләнәсе кояш, киштә тулы җиләк-җимешләр. Кешеләр дә аерыла: бер-берсенә каты бәрелми, начар сүзләр әйтү  түгел, язмыйлар да. Елмаерга яраталар. Бер таныш булмаган кеше дә хәлеңне сорап китәргә мөмкин. Туганлык хисе дә көчле мондагыларда. Җирле халык бик акрын. Көндез кунакка чакырсаң, берни булмагандай, кич килеп җитәргә мөмкиннәр. Башта ачуым килә иде, хәзер үзем дә шундыйга әйләнеп беттем. Балаларны бик яраталар. Башта –  балага, аннан гына әти-әнигә монда. Туган якта без көн саен алтыга кадәр эшли идек, бәйрәмнәрдә дә ял итмәгән чаклар булды. Монда бәйрәм икән, бөтен кеше ял итә. шимбә-якшәмбе гади кибетләргә кадәр эшләми, сәгать өчтән соң эш урынында кеше таба алмыйсың. Бер генә яшибез бит, бер-беребезгә игътибарлырак булырга кирәк безгә. Җирле халыктан әнә шуңа өйрәнергә иде.

Кипрга килгәч тә, татарларны берләштереп, Сабан туе үткәрү теләге белән янып йөрдем. Аллага шөкер, әлеге хыялымны тормышка ашырдым. Татарстаннан да кунаклар килде. Моның белән генә чикләнмичә, чаралар үткәрә башладык. Бүген дә актив эшлибез. Олы улым татар телен белә. Кече улым белән дә җырлар, шигырьләр өйрәнәбез, туган телгә бәйле төрле флешмобларда катнашабыз.


Кипрда яшәүче Алсу Җиһангирова: «Монда бер таныш булмаган кеше дә хәлеңне сорап китәргә мөмкин»” язмасына фикерләр

  1. ОЛЛОХ. Ярдамын. Ташламасын. Гыйбадат. Гумырын. Бирсын. УНЫШЛАР. ГАИЛАНГГЫЗГА. ТЫНЫЧЛЫК. ТИЛЕМ. АМИИИИЙН.

Фикер өстәү