«Бала кинәт үзгәрә, сөйләшми, ишекне ябып куя, дуслары белән аралашмый башлый икән, бу фаҗигага китерергә мөмкин»

Казан мәктәбендәге фаҗигадән соң  әти-әниләргә үзләрен балалары белән ничек тотарга? Республикада балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча комиссия «Гаилә кризис кичерә. Аңа ничек ярдәм итәргә?» дигән «туры элемтә» уздырды. Әти-әниләрнең соравына  Татарстан Мәгарифне үстерү институтының тәрбия, өстәмә белем бирү лабораториясе белгече  Эльвира Башлай җавап бирде. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары  Алла Кондратьева да катнашты.

 – Бала мәктәпкә барырга курыкса,  башкаладагы фаҗига  тагын кабатланыр дип уйласа, нишләргә?

– Әти-әниләр белән аралашканда, алар балаларының һаман шул куркыныч вакыйгаларны кабатлап торуын әйтә. Кайбер балалар киеренкелекне йодрыкка җыя. Әлеге фаҗигадән соң күпчелек әти-әниләр куркып калды, үзләрен дөрес тотмыйлар. Өлкәннәр  үзләрен тыныч тотып, балада ышаныч тудырырга тиеш. Аларның яратуын, ярдәм итәргә әзер булуын күрсәтүе мөһим. Кечкенә балалар белән бергәләп конструктор, лего яки башка өстәл уеннары уйнарга мөмкин.  Әгәр инде үсмер икән, хисләр аша балагызга аның кадерле булуын күрсәтегез.  Киләчәккә планнары, нинди җыр тыңлавы, нинди кино каравы  белән кызыксыныгыз. Шулай ук гаеплеләрне бала каршында тәнкыйтьләүдән дә туктагыз.  Юкса борчу тагын да артачак.

 – Елама, дияргә ярыймы?

– Кайбер әти-әниләр еламаска, көчле булырга куша. Эмоцияләрне күз яше аша чыгару начар түгел. Бала тиз генә үз халәтенә кайтмый икән, аның яраткан шөгыленә игътибар бирегез. Дуслар белән аралашу да ярдәм итә. Әгәр елаудан  берничек тә туктатып булмый икән, невролог, психотерапевтка алып барыгыз. Балаларыгызның үз-үзен тотышын гел күзәтеп торыгыз.

 – Хафага салмагыз!

– Бу фаҗигадән соң мәктәптә ничек укырсың инде, тагын нәрсә булыр, дип балага һаман саен әйтеп тору – зур хата. Юлга кайчан эт йөгереп чыгасын, егылып аягын авырттырасын яки начар  кешеләр очрыйсын беркем дә алдан фаразлый алмый. Баланы ярдәм сорарга, куркыныч нәрсәне алдан  тоярга өйрәтергә кирәк.

 – Әгәр бала  телефонга, социаль челтәрләргә  пароль куйса, гел «юк» дип әйтеп торса, ничек сөйләшергә?

– Бу вакытта «Мин сиңа ышанам», «Син акыллы,  әмма синең өчен кайгырам,  социаль челтәрдә нәрсә эшләвең дә мине борчый», – дип тыныч кына әйтегез.  Әгәр бала кинәт үзгәрә, сөйләшми, ишекне ябып куя, дуслары белән аралашмый башлый икән,  бу –  нәрсәгә дә булса протест белдерү. Мондый халәт фаҗигаләргә китерергә мөмкин. Балаларыгызга карата игътибарлы булыгыз!

Сәрия Мифтахова

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү