35 градус эссе көтелә

Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәткәнчә, республикага бик тә эссе һава килә.

Шимбә, якшәмбе көннәрендә һава температурасы урыны белән +34, +35 градуска җитәчәк. Мондый эсселек барыбызга да, аеруча хроник авырулы кешеләргә – йөрәк, сулыш органнары авыруларыннан, кан басымы югары булудан интегүчеләргә тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә медиклар аномаль эссе көннәрдә сәламәтлеккә карата бик сак булырга, кояшта озак йөрмәскә киңәш итә.

 


Фикер өстәү