Владимир Путин: Укытучылар һәм гимназия хезмәткәрләре геройларча батырлык күрсәтте

Аяныч үлем, сабыйлар, укытучылар тормышларын чәлпәрәмә китерү белән беррәттән, Казанның 175 нче гимназиясендәге фаҗига җәмгыятьтәге күп кенә проблемаларны ачып салды. Җитди игътибар җитеп бетмәгән өлкәләр бихисап икән. Бу тәрбия мәсьәләсеннән башлап, корал сату-алуга бәйле кагыйдәләргә кагыла. Атна ахырында Россия Президенты катнашындагы Хөкүмәт утырышында шул хакта сөйләштеләр.

Каһарманнарга тиң

Утырышны гимназиядәге фаҗига корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алудан башладылар. Россия Президенты Владимир Путин әйтүенчә, коточкыч кайгы берәүне дә битараф калдырмады, бу авыр чорда Татарстан һәм Казан белән бөтен ил берләште. Ул егетнең әлеге адымын вәхшиләрчә җинаять дип атады.

– Укытучылар һәм гимназия хезмәткәрләре чын-чынлап шок кичерде. Киеренке вазгыятьтә алар геройларча батырлык, һөнәри осталык күрсәтте. Мәктәп укучыларын үз балаларыдай коткарганнар, гәүдәләре белән каплаганнар. Күп кенә укытучылар куркыныч һөҗүм минутларында, бина эчендә ату тавышлары ишетелгәч тә, класс ишеге төбендә басып торган һәм үз укучыларын якларга әзер булган. Берәү дә үз урынын ташлап китмәгән, барысы да үзләренең һөнәри һәм кешелек бурычын үтәде, – дип, гимназия вәкилләренә соклану сүзләрен җиткерде Президент. Ул 175 нче гимназия хезмәткәрләре һәм укытучыларына дәүләт бүләкләре бирергә тәкъдим итте.

Хәзер исә иң төп бурыч – зыян күрүчеләрнең гомерләрен саклап калу. Алар арасында бик авыр хәлдәге балалар да бар. Сәламәтлек саклау тармагының мөмкин булган көчләре шуларны дәвалауга юнәлтелгән, дип ышандырды ил башлыгы. Балаларның хәле белән аерым кызыксынды.

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренчә, Мәскәүдә хәлләре аеруча киеренке булган 3 балага операция ясалган. Аларга хирургия ярдәмен күрсәтү дәвам итә. Икесенең хәле бик авыр дип бәяләнә. Берсенең сәламәтлеге өчен куркырлык түгел дип куандырдылар. Башка сырхауларны дәвалау эше дә дәвам иттерелә. Шулай ук атыш вакытында зыян күрүчеләрнең барысын да тернәкләндерү курсларына җибәрергә дигән фикергә килгәннәр.

Катгыйландырачаклармы?

Терсәкне тешлисе килсә дә, ерак шул, хәзер аяныч нәтиҗәләрне барлап, чарасын күрер вакыт. Казан фаҗигасе барлык төбәкләр өчен дә мөһим саналган белем бирү йортларындагы куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсен ярып салды. Мөгаллимнәр кешелек һәм хезмәт бурычларын үтәсә дә, 2018 елны куркынычсызлыкны тәэмин итү юнәлешендәге күп кенә күрсәтмәләр тиешле дәрәҗәдә үтәлмәгән. Куркынычсызлык мәсьәләсе белем йортларының үз ихтыярларына гына калмаска тиеш тә бит… Шуңа да Россиядә мәктәпләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итүнең бердәм системасын булдыру мөһим. Ил башлыгы кыска вакыт эчендә хөкүмәт вәкилләренә бу өлкәдә уртак фикергә килеп, чаралар күрергә йөкләмә бирде.

Мондый хәлләр башка килеп чыкмасын өчен нишләргә? Росгвардия башлыгы Виктор Золотов бу җәһәттән берничә фикер җиткерде.

Иң элек, корал сатып алу яшен 18 яшьтән 21гә күтәрергә кирәк. Золотов сүзләренчә, шушы яшькә җиткәч, кеше корал белән дөрес итеп файдаланырга өйрәнә, психологик халәте дә тотрыклана. Шулай ук коралга лицензия бирү алдыннан психологик тест уздыра башлау да зыян итмәс. Тагын бер үзгәреш аучылык билетын алу өчен таләпләрне кырысландыруга бәйле. Хәрби тел белән аңлатканда, корал алучыларга яшь сугышчы курсын узу кирәк. Моны аучылык оешмалары белән берлектә оештыру мөһим. Бу курсларда ау коралын һәм аучылык кагыйдәләрен өйрәтерләр иде.

Росгвардия башлыгы медицина белешмәсен бирү вазыйфасын шәхси клиникалардан дәүләт оешмаларына күчерергә кирәк дип саный. Мәктәпләрдәге күзәтү системасын тагын да яхшырак итеп җиһазларга кирәк, хосусый сак оешмалары эшен финанслау мәсьәләсен хәл итү дә сорала.

Сүз уңаеннан, Росгвардия башлыгының корал әйләнешен чикләү буенча тәкъдимнәрен Владимир Путин хуплаган. Бу хакта Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.

Очрашулар булачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу куркыныч вакыйгадан соң республика җитәкчелеге ниләр эшләгәне турында хисап тотты. Аның әйтүенчә, мәктәп хезмәткәрләре балаларның гомерен саклап калу өчен барысын да эшләде. Хәзер исә фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен республика мөмкин булганча тырышачак, дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.

Билгеле булганча, һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә республика матди ярдәм күрсәтә башлады. 6 гаилә инде 1 млн сум күләмдә акча алган. Тагын 6 гаиләгә 400әр мең сум күләмдә матди ярдәм күрсәтелгән.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Кызыл Хач, Саклык банкы белән берлектә, иганәчеләр өчен счет ачты. Ярдәм итәргә теләге булганнар анда хәленнән килгәнчә акча күчерә ала. 62 миллион 341 мең 740 сумнан артык акча җыелган инде. Сүз уңаеннан, әлеге счетка акчалата ярдәмне Рөстәм Миңнеханов та, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә күчерде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм парламент депутатлары да үзләренең бер көнлек хезмәт хакын фондка юллады.

Владимир Путин әлеге ярдәм чаралары өчен рәхмәтен җиткерде, шулай да бу сорауга киңрәк карарга кирәк дигән фикерен әйтте. «Башка социаль проблемалары, хәл ителмәгән йорт-җир мәсьәләләре булырга мөмкин. Һәр гаилә белән аерым эшләгез», – диде дәүләт башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов исә бу эшнең инде башлануын җиткерде. «Очрашулар булачак. Мин үзем дә һәлак булганнарның гаиләләре белән күрешәчәкмен», –

диде ул. «Ак Барс» банкы исә 175 нче гимназиядәге фаҗигадә зыян күргән һәм үлгән кешеләр гаиләләренең ипотека һәм кредит буенча бурычларын бетерәчәген хәбәр итте. Бу эшкә бүтән банклар да кушылачак.

САН

  • Гимназиядә булган барлык 714 баланы да медицина һәм социаль яклау хезмәткәрләре карап чыккан.145 бала һәм 89 ата-ана психиатрия ярдәме ала. Алар белән Мәскәү һәм Татарстанның 145 психологы эшләгән.

 Республика балалар клиник хастаханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Лилия Басанова гимназиядәге атыш вакытында зыян күргән балаларның хәле турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, хәзер хастаханәдә 15 бала дәвалану уза. Барысының да хәле тотрыклы дип бәяләнә. Тискәре үзгәрешләр күзәтелми. Сырхауларга барлык медицина ярдәме тулы күләмдә күрсәтелә дип ышандыралар.

– Балалар һәм ата-аналары белән беренче минуттан ук клиник психологлар эшләде. Аларда стресстан соңгы халәт (постстрессовая ситуация – Ред.) күзәтелә, – диде табиб. – Хәзер балалар психологик нейротернәкләнү этабын уза. Зыян күрүчеләрнең берсе хастаханәдән чыгарылды. Якын арада тагын берничә баланы өенә җибәрәчәкбез. Алар дәвалану курсын узып бетерде.

 

Кайгы уртаклашалар

Татарстан Дәүләт Советына кайгы уртаклашу телеграммалары килү дәвам итә. Телеграммаларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә юллыйлар.

«Безнең уйларыбыз якыннарын югалтучыларга һәм бу фаҗиганең коточкыч минутларын кичергәннәргә юнәлгән, – диелә Россия Федерациясенең Европа Советы каршындагы Даими вәкиллек коллективының оешма җитәкчесе Иван Солтановский кул куйган кайгы уртаклашу телеграммасында. – Яралылар тиздән үз гаиләләре һәм дуслары белән кушылыр дип өметләнәбез. Зыян күрүчеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз».

«Без һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашабыз, барлык зыян күрүчеләр тизрәк савыксын дип телибез», – дип мөрәҗәгать итте Казахстан Республикасы Парламенты Мәҗлесе рәисе Нурлан Нигъмәтуллин.

Кайгы уртаклашу сүзләрен Дәүләт Думасы депутаты Ирина Яровая да җиткерде. «Балалар һәлак булганда, сүзләр табу һәм югалту ачысын аңлату кыен. Үз ягымнан, кирәк булса, сезнең белән бергә, Закон чыгаручылар советы кысасында, иҗтимагый иминлекне тәэмин итү буенча барлык тәкъдимнәр буенча фикер алышырга әзер булуыбызны раслыйм», – дип яза депутат.

Чулпан Гарифуллина


Владимир Путин: Укытучылар һәм гимназия хезмәткәрләре геройларча батырлык күрсәтте” язмасына фикерләр

  1. Хазер бит мактаптан бала начаррырак укыса 9 нчы кластан мактаптан куалар.ШУНЫН АРКАСЫНДА КУПМЕ ЮЛЛАРЫН ЮГАЛТКАН ЯЗМЫШЛАР.Ег дип кена донья бармый,мактапта баланы эшка ойратмилар,физик хезматка баланы хромат белан карарга ойратмилар.кызык инде хазер баланы мактап тереториясенда тур тирса да полиция саклап торырга тиеш була. Без балаларны артыгын иркалибез биграк шахарларда.егылса да,ашап айбат булмаса да,мактап тактасын да сорттерерга ярамый,мактап ишегалдында корак тоттырып жир казытырга ярамый,татар гимназиями дип атыйлар бер вакытта ишетмассен татарча сойлашканнарен .

Фикер өстәү