Вахтер Тәскирә Әхмәдуллина: «Балаларны коткарыгыз!»

175 гимназиядәге атыш вакытында вәхши егет белән беренчеләрдән очрашкан 54 яшьлек Тәскирә ханым бүген дә әнә шушы сүзләрне кабатлый. Илназ Галәвиев аңа зыян салмаса да, стресс аркасында моннан берничә ел элек кичергән авыруы баш калкыткан. Ул умырткалыгына операция ясаткан булган.
Без Тәскирә апаның хәлен белештек. Әлегә ул хастаханә юлын таптый.

– Безне террорга каршы атналык бара дип кисәтеп, өйрәтеп куйганнар иде. Мин аны күрүгә үк начар кеше икәнен белдем. Карадан киенгән, кара битлектән, кулында мылтык. Кычкырасым, кисәтәсем килде.Ничек кенә балаларны коткарырга дигән уй белән яна башладым. Килеп керүгә Мулланур абыйга аткач, мин тизрәк хәвеф төмәсенә бастым. Илназ башка якка киткәч, мин башта беренче каттагыларны кисәттем. Аннары икенче катка күтәрелдем. Укытучыларга әйттем. Аталар, үтерәләр дип кычкырдым. Бикләнегез дидем. Шуннан соң директор тавыш көчәйткеч аша бөтен мәктәпне кисәтте. Мин исә, кире төшеп тагын төймәгә бастым. Аннары инде урамга чыгып кычкырдым. Бу фаҗигадә безнең укытучылар бик зур батырлык күрсәтте. Алар югалып калмады. Сабыйларны тынчландырып тордылар. Мең рәхмәт үзләренә, – ди Тәскирә ханым.

– Әниембез белән горурланабыз. Ул зур батырлык эшләгән. Югалып калмаган. Үзен түгел, башкаларны уйлаган. Берәү булса, качар иде дә бит. Хәзер әнием йоклый алмый тилмерә. Төннәрен саташа. Балаларны коткарыгыз дип кычкыра. Әнинең вахтер булып эшләвенә август аенда 5 ел буласы иде, – ди Гүзәлия. – Әнинең әлегә журналистлар белән аралашасы килми. Хәле дә җиңел түгел. Ул һаман шок хәлендә. Стресс кичерә. Без аны саклап кына торабыз. Авыруы көчәйгәч, хәле тагын да авырлашты. Миңа социаль челтәрләрдә күп язалар. Әнием хакында матур сүзләр язган һәркмегә сезнең аша рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Тәскирә ханым – Буа кызы. Ире Мөнир исә Апасныкы икән. Алар бергә матур тормыш корып, ике бала, Гүзәлия белән Ленарны буй җиткергәннәр.

Ленар белән бер сыйныфта балалары укыган әти-әниләр Тәскирә ханымның электән үк бик тырыш, батыр йөрәкле, кешеләргә ярдәмгә атлыгып торуын әйтәләр. Ул күп еллар мәктәптә ата-аналар комитетын җитәкләгән, балалар өчен җаны-тәне белән тырышып йөргән. Изге күңеле менә бу фаҗигадә дә күпме гомерләрне сакларга ярдәм иткән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


2 фикер

  1. Менэ кем БАТЫР! ТЭСКИРЭ ханым.Курыкмыйча 2 нче катка йогергэн кычкырып.Ул кнопкага басып олгермэсэ,купме кешене атып утергэн булыр иде.Менэ ТЭСКИРЭ ханым ГЕРОЙ.Рэхмэт.

  2. Сонгы кынгырауда хэрбер мэктэптэ ничэ сакчы торачагы кайчан билгеле ьула,нишлэп бу турыда бер нэрсэ дэ язылмаган,санаулы коннэр калып барса да.Хаман шул маска бетэсе булмады инде,30 градус кызуда,болай да хава юк

Фикер өстәү