103 еллык запас: нефть һәм газ беткәч нишләрбез?

        Россиянең Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы бу атнада нефть һәм газ запасларының тагын ничә елга җитәчәген игълан итте. Аның фаразлары буенча җир маен әле тагын 59 ел буе чыгара, куллана, сата алачакбыз. Ә зәңгәр ягулык гомумән дә 103 елга җитәчәк икән.

Яхшымы бу? Беренче карашка бик яхшы кебек. Ходай андый байлыкны бөтен илләргә дә бирмәгән. Җир астыннан суырып чыгар да рәхәтен күр. Бае, лаеклы тормышта яшә. Ипле акыл белән эш иткәндә, чыннан да шулай. Чүл өстендә нефть акчасына берничә дистә ел эчендә оҗмах кора алган, халкы дөядән затлы лимузиннарга күчеп утырган гарәп илләрен беләбез. Нефть керемнәреннән һәр гражданның шәхси счетына күчеп барган акча 100 мең доллар чиген узган Норвегияне, балда-майда йөзгән башкаларны искә төшерергә мөмкин.

Бер үк вакытта гомерендә дә җир маен күрмәгән, чыгармаган, ягъни ятмаларсыз, шуңа да карамастан, үткән гасырда ук «япон могҗизасы» дип аталган икътисади алгарышка, бер үк вакытта яхшы тормыш-яшәешкә ирешкән Кояш чыгышы иле дә бар. Кытай алга чыкканчы, АКШтан кала күп еллар дөньяның икенче икътисады булган дәүләт.

Димәк ки, «кара алтын» булганда комачауламый, эчне төртеп тишми генә түгел, якаңнан алып, сине дөньяның артына тибеп яшәүчеләр рәтенә дә кертә. Яши, хуҗалык итә белгәндә, булмаса да бәла түгел. Гомер-гомергә нефть белән газны башкалардан сатып алып яшәгән, тормыш сыйфатын югары тоткан илләр дөнья картасында җитәрлек.

Шушы урында «Ник ярты гасырдан артык җир мае сатып яткан Россия гомумикътисади күрсәткечләр буенча да, халкының тормыш дәрәҗәсе буенча да һаман мантып китә алмый соң?» дигән сорау туа. Соңгы ун-унбиш елда без ул майны ел саен 500 млн тоннадан артык табып киләбез бит. Тоннаны баррельләргә әйләндереп, аны дөнья базарындагы бәягә (Россиядә чыгарылучы Urals нефтенең мин бу юлларны язгандагы бәясе – 43,64 доллар, Америка валютасы – 74,10 сум) тапкырлаганда, астрономик сан чыга – 12,13 триллион сум. Ягъни Ходай Тәгалә илебезгә ел саен башкаларның төшенә дә кермәгән шундый бүләк ясап тора. Ел саен! Бу әле елына 740 миллиард куб метр күләмдә табылып торган табигый газны, ул китергән 8–9 триллионны исәпләмичә. 20–21 триллионны без кая куеп барабыз соң? Белмибез, хисап тотучы юк.  Мәшһүр бард Высоцкий җырындагыча: «Где деньги, Зин?» – диясе генә кала бары.

Биредә бюджетның халык белмәгән яшерен маддәләре, чик-чамадан ашкан коррупция, гадәткә кергән, җелеккә сөлек булып кадалган геосәясәт, яңадан-яңа корал системалары турында язып торасы килми. Бу юлы безләрдә һәрдаим булган «кадерсезлек» дигән сыйфатны искә аласы килә. Бездә җир, биләмәләр дә бит беркемдә дә булмаганча коточкыч зур – 17 млн кв. километр. Кадерен беләбезме без аның? Юк шул менә! Белсәк, үзләштерелмәгән, хәтта кеше аягы басып карамаган территорияләр буенча беренче урында тормас идек. Нидер артык күп икән – җиңел килгән акчамы ул, табигый байлыклармы, җирме – аның кадере булмый. Зур биләмәләрдә тәртип тә булмый. Николай Бердяев моны шактый төгәл әйтеп биргән. «Огромность русских пространств не способствовала выработке в русском человеке самодициплины и самодеятельности – он всегда расплывался в пространстве».

Кадерсезлек дигәннән, нефть бәяләре югары (барреленә 110–120 доллар) торганда, ягъни, 2000 елдан 2008 елгы кризиска кадәр, Россия өстенә доллар яңгыры коелып торганда да без шул алтын яңгырга карап хозурланудан ары узмадык. Ул елларда биредә валютаны кая куярга белми интектеләр. Аптырагач, «Резерв фонды» дигән зур янчык ясап, шунда дыңгычлап тутырдылар. Ул гынамы, күктән ишелгән ул акчаларга, зурдан кубып, заводлар сала башлыйсы, эре җитештерү үзәкләре булдырасы, юллар төзисе, масштаблы төзелешләргә тотынасы, ягъни чимал акчасын кулланып, чималчылыктан котылу, күптармаклы икътисад булыру (диверсификация) өстендә җиң сызганып эшлисе урында нефть акчасын АКШ корпорацияләренең кыйммәтле кәгазьләренә урнаштырдылар, акцияләрен сатып алдылар. Ник шулай кыландык? Диверсификациянең илне алдынгы дәүләтләр рәтенә чыгаруда, халыкның тормыш дәрәҗәсен үстерүдә нәтиҗәле чара икәнен белү өчен икътисадчы булу да кирәкми ич. Янә дә шул кадерсезлек аркасындамы?

Биредә әле тагын бер сәбәп бар. Хакимият тирәсенә сырышкан нефть олигархлары Россиянең, аның халкының лаеклы тормышы, бәхетле киләчәге, дип баш катырырга гадәтләнмәгән. Аларга илнең нефть энәсендә калуы мөһим. Биредә шау-гөр килеп станоклар, электроника, самолетлар, тулысы белән үзебезнең детальләрдән торган автомобильләр җитештерә, яңадан-яңа технологияләр куллана башлыйлар икән, ул кавемнең кадере бетәчәк. Алар моңа риза түгел. Ә үз киләчәкләрен алар күптән булдырган инде. Чит илләрдәге виллалар, яхталар, миллиардлар белән исәпләнүче счетлар, шәхси самолетлар – бары да бар. Тик, аппетит ашаганда килгәнлектән, һаман җитми, һаман аз тоела. Ә халык дигәнең ярык тагарак янында, ул да бит – нефть кебек үк булмаса да, ресурс, тик кадерсез ресурс. Менә шуннан «Җир мае – Россия өчен бүләкме әллә бәламе?» дигән сорау ярала да инде.

Шул сорауны мин берсендә «Лениногорскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгына биргән идем: «Памперстан алып иң катлаулы станокларга чаклы һәммәсен нефть долларларына сатып алабыз. Соңгы ике-өч дистә елда гына сәнәгатьнең күп төрләре юкка чыкты. Сезнеңчә, без «кара алтын» дип зурлаган нефть – ил өчен бүләкме әллә инде җәзамы?» Сорау, нефтьче башлык өчен провокационрак булса да, мин, беркатлыланып, ихлас җавап: «Нефть, югарыдагылар алып барган икътисади сәясәткә бәйле рәвештә, бүләк тә, җәза да була ала», – диюне көткән идем. Тик җитәкче кеше «кара алтын»ны бар нәрсәдән дә өстен куйды. Бу аңлашыла да: «Нефть – ил өчен бер бәла инде ул», – дисә, бик гаҗәп булыр иде. Үзең хезмәт куйган тармакны хурлау үзең суын эчкән коега төкерү белән бер бит…

Билгеле икътисадчыларның берсе (Кудрин булса кирәк) кайчандыр уфтанып: «Илдә рәтле тормыш нефть беткәч кенә башланыр, ахры», – дигән иде. Аның мантыйгы дөрес булганда, ул тормышны безгә тагын 59 ел көтәсе икән әле.

                                                                                                Наил Шәрифуллин


103 еллык запас: нефть һәм газ беткәч нишләрбез?” язмасына фикерләр

  1. Бездә депутат дип атала торган «атакай»лар халыкка яңадан-яңа салымнар уйлап чыгару турында күбрәк баш ваталар. Биләмәдә тузганак чәчәкләре булган очракта хуҗасына салым «чәпәп» кую белән дә яный башладылар. Ә кайбер алга киткән илләрдә шул ук тузганакны матур түтәлләрдә кадерләп үстерүләре турында да укыган идем берзаман. Ә бездә автострадалар янында сап-сары келәм булып җәелгән тузганактан парапландагы кебек очучы орлыкларны «аулау» эшен законнар уйлап чыгаручыларның үзләренә кушу файдалырак булмас микән? Казылма байлыкларын нәтиҗәле файдалану проблемалары турында да уйланырга этәргеч булыр иде, мөгаен.

Фикер өстәү