Битарафлык фаҗигагә китерә: Татарстанда янгында 90 кешенең гомере өзелгән

Республикада янгынга каршы махсус режимны 26 майга кадәр озайттылар. Башкача мөмкин дә түгел. Соңгы көннәрдәге хәлләр бер дә сөендерми. Коры үләнгә ут кабып, аның йортларга күчү очраклары да шактый теркәлгән. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев хәбәр итте.

– Ел башыннан 12 майга кадәр республикада 2332 янгын очрагы теркәлде. Аларда 90 кешенең гомере өзелде. Бу узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 80 процентка артык. Соңгы атнада без янгыннарны һәм анда һәлак булучылар санын киметә алдык. 5 майдан 12 майга кадәр 176 янгын очрагы теркәлеп, анда 1 кеше һәлак булды. Әмма сөенергә ашыкмыйк. Коры үлән яну очраклары арта, – диде ул.

Сергей Сергеев сүзләренчә, коры үлән яну очраклары аеруча Түбән Кама, Тукай, Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән районнарында күп теркәлгән. Көннәр җылы торганлыктан, ул һәркемгә бик уяу һәм сак булырга кушты.

Премьер-министр  Алексей Песошин халыкка аңлату эшләре җитми дигән фикердә. Бакчачылык ширкәте җитәкчеләре дә эшләп бетермәгән очраклар бар. «Коры үләнгә ут төртү аркасында Тукай районында урнашкан бакча ширкәтендә 1 сәгать эчендә 26 корылма янды», – дип искәртте Алексей Песошин. Шуңа күрә халык белән аңлату эшләре алып бару зарур.

Татарстанның Премьер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин янгын очраклары арткан районнар җитәкчеләре белән дә сөйләште. Алардагы вазгыятьне тыңлады.  Барлык районнарга да күрсәтмәләр бирде.

– План корабыз, нидер эшләгән булабыз. Бар да яхшы булырга тиеш тә бит. Әмма нәтиҗә башка. Нәрсәнедер дөрес эшләмибез, – диде ул.

Премьер-министр урынбасары халыкны сак булырга чакырды. Әгәр кайдадыр үлән яна икән, шундук тиешле органнарга хәбәр итәргә кирәк.

– Ваемсыз булмасак иде. Битарафлык фаҗигагә китерә. Коткаручылар халык өчен эшли бит. Аларны чакырудан куркып тормагыз. Яшел Үзәндәге шартлауны искә төшерик. Битарафлык аркасында килеп чыкты ул, беркемгә берни кирәк булмаган. Янәшәгездәге куркыныч турында хәбәр итеп, сез үзегезне, гаиләгезне, якыннарыгызны саклыйсыз, – диде ул.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин исә, ирекле янгын сүндерүчеләр җитми, ди.

– Ел саен районнарга, төзәтеп, техника бирәбез. Элек коры үлән янып, аны сүндерергә МЧС чыкмый иде. Урындагы ирекле патрульләр сүндерде, – диде ул. Рөстәм Нигъмәтулин  моның кирәклеге белән килеште.

– Чит илләрдә мондый система күптән эшли. Һәркем үзе яшәгән җирдә игътибарлы булса иде, – диде ул.

Рафис Хәбибуллин исә, янгыннар проблемасы белән бергә хәзер янә суга батучылар проблемасы килеп туганын искәртте.

– Ел башыннан республика сулыкларында  6 балыкчы батып үлде. 13 майда исә Кукмара районында коенам дип суга кергән егет исән чыкмады. Көннәр эссе булса да, су бик салкын әле. Егет баткан урында суга керергә ярамый дигән кисәтү дә тора. Үзебезне сакласак иде, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү