Туя агачының ботаклары корып төшмәсен өчен, аны нишләтергә?

— Туя агачының өске ботаклары көеп-корышып тора. Бөтенләй корып төшмәсен өчен, аны нишләтергә?

Надежда Петрова. Питрәч

Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирә:

– Иң элек корыган ботакларын кисеп матурлагыз. Тамырлары уянып китсен өчен, төбенә, түгәрәкләп, бер стакан кайнар су сибегез (кыштан соң агачка «антистресс» бирү дип атала). Аннан инде төбенә әйбәтләп су сибегез дә көл, черегән тирес белән ашлагыз.


Фикер өстәү