Чир ясамыйм дисәң, бакчада эшләгәндә 15 минут саен ял итәргә кирәк

Кызу бакча чорына аяк бастык. Казу, тырмалау, чәчү, утырту, җыештыру… Көннәр матур торганда барысын да эшләп өлгерәсе килә. Кайчак хәтта туктап ял итү дә онытыла. Сәламәтлек турында уйлауны әйткән дә юк… Кызу бакча чорында организмга зыян килмәсен өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Казанның 21 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Регина НИКИФОРОВА белән шул хакта сөйләштек.

– Регина Владимировна, бакча чорында кемнәргә үз сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк?

– Бакча чорында күпләр алны-ялны белми эшләргә тырыша. Еш кына, тирләгәч, кием алыштырырга да вакыт табылмый. Шул килеш үтәли җилгә эләксәң, салкын тидерүеңне көт тә тор. Бакча чорында бил сызлау, радикулит, артроз кебек чирләр дә баш калкыта. Инсульт, инфаркт, кан басымы күтәрелү, эссе кагу, эч китүләр дә күзәтелергә мөмкин. Физик эш башкарганда кан тамырларына басым арта.

– Бил сызлау, арка авырту дигәннән, аннан өй шартларында тиз генә котылып буламы?

– Бил сызлаганда, арка авыртканда авыртуны баса торган мазь, гельләр ярдәмгә киләчәк. Энәле паласка (Кузнецов аппликаторы) яту да ярдәм итә. Ул мускуллар киеренкелеген бетереп, авыртуны басачак. Махсус күнегүләр дә ясый аласыз (рәсемдә. – Д.Г.). Хәлегез аннан соң да уңайланмаса, табибка күренү хәерле.

– Бакчада эшләгәндә хәлсезләнгән кешегә ничек ярдәм итәргә?

– Бакчада эшләгәндә кешенең хәле бетсә, аны салкынча урынга күчерергә кирәк. Андый чакта иң элек кешенең тән температурасын үлчәргә кирәк. Тәненә салкынча су сиптереп алырга, салкынча компресс куярга мөмкин. Кеше аңын җуйса, көзән җыера башласа, кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк.

– Бакча чоры белән беррәттән хәзер күпләр җәйгә фигура «ясау» ягын да кайгырта. Көннәр җылыткач, йөгерергә чыгучылар саны  артты. Йөгерү һәркем өчен дә файдалымы?

– Тизлекне арттырмыйча, җиңелчә генә йөгерүнең бернинди зыяны юк. Икенче төрле аны савыктыргыч йөгерү дип атыйлар. Ул йөрәк эшчәнлеген яхшырта, организмда кан яхшы йөри башлый. Нәтиҗәдә матдәләр алмашы яхшыра, организмнан токсиннар, зарарлы матдәләр чыга. Моннан тыш йөрәк ныгый, инфаркт килеп чыгу ихтималы бермә-бер кими. Йөгергәндә үпкәләр дә ныгый. Димәк, сезгә салкын тиюдән дә куркасы булмаячак дигән сүз. Йөгергән кешенең үт куыгына таш утырмый, организмда күпләп бәхет гормоны (эндорфин) бүленеп чыга. Шул рәвешле кеше нерв киеренкелегеннән котыла, психик сәламәтлеге, йокысы яхшыра. Эпилепсия, йөрәк-кан тамыры авырулары, астма, артроздан интеккән кешеләргә исә  йөгерү киңәш ителми.

Бакчада эшләгәндә истән тотарга кирәкле киңәшләр

— Бакчада баш киемсез эшләмәгез.

— Бакчада иртәнге сәгать унга кадәр һәм кичке сәгать дүрттән соң эшләү хәерле.

— Физик эш башкарыр алдыннан бераз тәнне язып, җиңелчә генә күнегүләр ясап алу да комачауламас. Болай эшләгәндә, мускулларга авырлык килмәс.

— Берьюлы биш килограммнан да авыррак әйбер күтәрмәгез. Авырлык тигез төшсен өчен аны ике куллап күтәрү яхшырак. Авыр әйберне кисәк тотынмыйча, утырган килеш – авырлык билгә түгел, аякларга төшәрлек итеп, җайлап кына күтәрергә кирәк. Көрәкнең дә озын саплысы белән эшләсәң яхшырак.

— Бакчада эшләгәндә чиста суны пыяла савытта сакларга кирәк. Кояш кыздырганда пластик шешә җылына һәм аның составындагы зарарлы матдәләр суга да күчәргә мөмкин.

— Бакча чорында эш белән ялны чиратлаштырырга онытмагыз. 15–20 минут эшләгәч, бераз ял итеп алырга  кирәк.

— Гигиена таләпләре дә истән чыкмасын. Бигрәк тә нәрсә дә булса ашар, алып кабар алдыннан куллар чиста булырга тиешлекне онытмагыз.

Динә Гыйләҗиева

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү