«Ватаным Татарстан» газетасы табибларга багышланган «Шәфкать» дип аталган бәйге башлап җибәргән иде. Язмалар кабул итүнең санаулы көннәре калып бара, шуңа күрә ашыгыгыз, дуслар!
Аның шартлары бик гади: 1 июньгә кадәр безгә табиблар, шәфкать туташлары, авыл фельдшерлары турындагы язмаларыгызны җибәрегез. Алар газета битләрендә урын алачак, иң яхшы язма авторлары акчалата премия белән бүләкләнәчәк. Күләме 3 биттән (басма форматта, 14 кегль, 1,5 интервал белән) артмаска тиеш. Бер автордан бары тик бер язма гына кабул ителә.
Бәйгенең иганәчесе – шәхси эшмәкәр Әлфия Бәхтиярова.
«Шәфкать» конкурсы нигезләмәсе
Бүләкләү:
I урын – 15 000 сум
II урын – 10 000 сум
III урын – 5 000 сум
Язмалар җибәрү өчен адрес
(«Шәфкать» тамгасы белән):
420066, Казан шәһәре, Академия урамы, 2 йорт, «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе.
Электрон почта: konkurs@vatantat.ru
Бәйге 2021 елның 12 февраленнән 1 июненә кадәр дәвам итә.