Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Президенты Горбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашкан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Төркмәнстанга килгән. Сәфәре кысаларында ул ил Президенты Горбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашкан. Рөстәм Миңнеханов, әтисе Мәликгулы Бердымөхәммәдовның вафат булуы сәбәпле, ил Президентына кайгы уртаклашу сүзләре җиткергән. “Әтиегезнең вафаты сәбәпле кайгыгызны ихластан уртаклашам. Ул чын мәгънәсендә үз иленең ватанпәрвәре иде”, – дигән Рөстәм Миңнеханов.

Горбангулы Бердымөхәммәдов Россия Федерациясе белән Төркмәнстанның үзара хезмәттәшлеге өлкәсендә Татарстанның аерым урын алып торуын искә төшергән. Ул шулай ук Евразия хөкүмәтара советы чараларында катнашу өчен Казанга килгән чагында ил делегациясенең җылы кабул ителүе өчен рәхмәт белдергән.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, ике ил Президентлары арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең төбәкләр дәрәҗәсендә тыгыз элемтәләр урнаштыруга ярдәм итүен искәрткән. “Барлык юнәлешләр буенча эшләү мөмкинлеге тудырылган өчен Владимир Владимировичка да, Сезгә дә рәхмәт сүзләре ирештерәсем килә”, – дигән Татарстан Президенты.
Яклар шулай ук икътисади, фәнни-техник хезмәттәшлек буенча булдырылган эш төркеменең мөһимлеген аерым билгеләп үткән.


Фикер өстәү