Республика студентлары “Россия студентлары язы” XXIX Бөтенроссия фестивалендә катнаша

Татарстан Республикасы студентлары “Россия студентлары язы” XXIX Бөтенроссия фестивалендә катнаша. Проектны, “Россия – мөмкинлекләр иле” платформасы кысаларында, Россия Яшьләр берлеге тормышка ашыра. Фестивальнең финалы 15-20 май көннәрендә Түбән Новгородта уза.

Чарага Россиянең 75 төбәгеннән барлыгы 3500 студент җыелган. Фестиваль финалында Татарстан Республикасыннан Казан дәүләт мәдәният институты, Казан илкүләм тикшеренү-технологик университеты, Казан (Идел буе) федераль университеты, В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты-КАИ, Казан дәүләт энергетика университеты, Россия кооперация университетының Казан кооператив институты, Казан дәүләт медицина университетыннан 90 студент катнаша.


Фикер өстәү