Коронавируска каршы көрәш буенча туры эфир үткәрелә

18 майда COVID-19 инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы аккаунтларында туры эфир үткәрелә

Туры эфирда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Илдар кызы Әбделганиева эссене ничек җиңелрәк кичерергә һәм сәламәтлекне ничек сакларга кирәклеге турында сөйлиячәк.

Һава торышы коронавирусның таралу тизлегенә йогынты ясыймы? Кояш сугуны эссе сугудан ничек аерырга? Аномаль эсселек очрагына фатирда нәрсәләрне булдырырга? Бу сорауларның барысына да җаваплар биреләчәк.

Туры эфир 11.00 сәгатьтә башлана. Эфир темасы: “Эсселекне ничек кичерергә: терапевт киңәшләре”.
Туры эфирны Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева алып барачак. Ул COVID-19 инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб (@stopcovid19.tatarstan) һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы аккаунтларында (@minzdravrt) үткәреләчәк.
Аккаунтларга түбәндәге сылтамалар аша керергә мөмкин:

https://instagram.com/stopcovid19.tatarstan;

https://instagram.com/minzdravrt.


Фикер өстәү