I квартал өчен Татарстан министрлыклары, шәһәрләр һәм районнар җитәкчеләренең медиа-нәтиҗәлелек рейтингы әзер

“ПромРейтинг” агентлыгы быел беренче тапкыр Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәрләр һәм районнар башлыкларының медианәтиҗәлеге рейтингын тәкъдим итә.

Рейтингтагы урыннарның үзгәрүе иң элек узган ел йомгаклары белән бәйле. Анда катнашучыларның күпчелегендә, элеккечә, коронавирус темасы тәэсире сизелә, шул ук вакытта шау-шуы федераль үзәккә кадәр үк барып җиткән гадәттән тыш хәлләр өлеше арткан.

Коронавирус инфекциясе таралуның икенче елында хакимият һәм җәмгыять үзен ничегрәк хис итә: кем яңа шартларга әйбәтрәк җайлашкан, кем – юк? Яңа мәктәпләр төзү һәм урамнарны кардан чистарту, транспорт, чүп проблемалары, янган һәйкәлләр – 2021 елның гыйнвар, февраль һәм март айларындагы шушы хәлләр түрәләр рейтингында ничек чагылыш тапкан?

Һәр түрә буенча рейтингны “ПромРейтинг.Анализ” системасында җиңел генә табып, кирәк икән, бастырып алырга мөмкин.
Интерактив платформада түрәләр буенча өстәмә мәгълүматлар да бар.
Системадан файдалану өчен, түбәндә урнашкан юлга үзегезне кызыксындырган Татарстан түрәсенең исемен яки вазыйфасын языгыз. Системадан материалларны PDF форматында яздырып алырга мөмкин.


Фикер өстәү