Алия Сафина: «Кешеләрнең башкаларны «күрмәве» сәеррәк тоела иде»

Кайчандыр, туган ояларында канат ныгытып, читкә очкан кошлардай дөньяның төрле почмакларына сибелгән милләттәшләребез ни хәлдә икән? Баштагы мәлләрдә нинди кыенлыклар белән очрашкан алар? Туган телләрен читтә ничек саклыйлар? Сәхифәбез кунагынан әнә шул хакта сораштык.

Алия САФИНА (Мәскәү):

– Мәскәүгә күченү кинәт кенә килеп чыкты. Үземне Казан студенты итеп кенә күрдем, ләкин тормышның безгә карата башка планнары бит. Зур шәһәр зурларча уйларга өйрәтте, җаваплылык, мөгаен, иң куркытканы булгандыр.  Хәзер инде, 8 ел узгач, ул минем кешеләрдәге яраткан сыйфатларнын берсенә әйләнде. Иң беренче уй шәһәрнең зурлыгына һәм ераклыгына бәйле иде. Кешеләрнең башкаларны «күрмәве», безнең өчен гадәти хәл булган исәнләшеп йөрүне дә Мәскәүнең «аңламавы» сәеррәк тоела иде. Мәскәү ул – локомотив кебек. Шәһәр темпын тоясың, шулай яшәргә өлгерсәң, аның белән дуслашасың. Киресенчә икән, син монда озакка түгел һәм шәһәр колына әйләнәчәксең. Гомумән, Мәскәү күп мөмкинлекләр бирә, ләкин һәр мөмкинлекнең үз бәясе – графиксыз эш, авыр холыклы кешеләр, кыйммәтле тормыш, чикле шәхси вакыт… Дуслар белән очрашуны да кимендә бер атна алдан планлаштырырга кирәк. Татарстанда халык гадирәк, эш процесслары әкренрәк, тормышның ничек узуын сизеп калырга җай бар. Милли ризыкларга килгәндә, 2 айга бер авылыма кайтып йөргәнгә, алар миңа тансык булмады. Ризыгы түгел, шуларны мин кайтышка әзерләп торучы кулларны сагына идем! Тел мәсьәләсенә килгәндә… Беренчедән, мин татар булуым белән горурланам. Икенчедән, мин укыган уку йортында 1 нче курстан башлап, «Мәдәни калейдоскоп» дип аталган чара оештыралар иде. Анда студентлар үзләре теләгән ил, милләтне башкаларга күрсәтә: башта кухня белән таныштыралар, аннары концерт – милли җырлар, бию, кем ничек булдыра инде. Без дә – татарлар ел саен Татарстанны башкаларга күрсәтә идек. Шуннан күп татар танышларым  барлыкка килде. Аннары Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә практика уздым, анда да татар мохите бит! Аннан, Мәскәүдә кеше ни әйтер дип уйламыйсың, монда һәркем үзенчә яши. Шуңа кайда да татарча сөйләшеп була. Әйе, вакытның 99 проценты урыс телен кулланып узадыр, мөгаен. Әмма шул 1 проценты да җитә. Тел бит ул – үземнеке!


Фикер өстәү