Татарстанда көчле җил һәм яшенле яңгыр көтелә

Бүген,  17 майда, Татарстанда көндез һәм кичен һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Урыны белән көнбатыштан искән җилнең  тизлеге 15-20 метр секундка кадәр җитәргә мөмкин дип кисәтә синоптиклар.

Яңгыр булса да аномаль эссе һава торышы сакланачак. Давыл һәм яшенле яңгыр вакытында сак һәм игътибарлы булу сорала.


Фикер өстәү