Җәйге лагерьларны террорчылыктан саклау турында проект расланган

 Казанның 175 нче гимназиясендәге фаҗигадән соң уку йортларын, шулай ук җәйге лагерьларны террорчылыктан саклау турында проект расланган. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдерде.

«Без балалар лагерьларын һәм ял базаларын террорчылыктан саклауга карата яңа таләпләр расладык. Хөкүмәт дәүләт башлыгы кушуы буенча илнең барлык мәктәпләрендә иминлекне тәэмин итү буенча таләпләр әзерли», – дигән Михаил Мишустин. Ул Казандагы аянычлы хәлләр кабатланмасын өчен чаралар күрү зарурилыгына аерым басым ясады. Премьер-министр шулай ук атышта зыян күргәннәргә өстәмә ярдәм кирәк булганда, Министрлар Кабинетының битараф калмаячагына ышандырды. «Бу – безнең уртак бәла, һәм, әлбәттә инде, беркем дә битараф калмаячак», – диде ул.

Сүз уңаеннан, Казан мэры Илсур Метшин уку елы азагына кадәр Татарстан башкаласы мәктәпләре иминлеген хокук тәртибен саклау буенча җәмәгать пунктлары, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекләр хезмәткәрләре дә кайгыртачагын белдерде.


Фикер өстәү