Тавыш бирү 30 майда төгәлләнә

Киләсе елда парк-скверлар һәм 200 ишегалдын төзекләндерү өчен 111 мең кеше тавыш биргән инде. Бу җәһәттән 30 майга кадәр Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «Услуги РТ» мобиль кушымтасында үз фикереңне белдерергә мөмкин.

Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирүдә Казанда яшәүчеләр (33 мең кеше) барыннан да активрак катнаша. Икенче урында – Чаллы (10 мең кеше тавыш биргән), Түбән Кама – өченче (9,6 мең кеше). Татарстанда яшәүчеләр, парклар өчен тавыш биргәч, «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндереләчәк ишегалларын сайлап алу мөмкинлегенә ия.  Иң күп тавыш җыйган 200 ишегалдында эшләр өстенлекле тәртиптә башкарылачак.  Халыкка уңайлырак булсын өчен тавыш бирү сораштыру белән үрелеп барыла: анда ишегалдындагы кимчелекләрне билгеләргә һәм  төзекләндерү буенча теләкләр җиткерергә мөмкин. Бу категориядә 56 мең кеше тавыш биргән инде.

Моннан тыш Казансу елгасын үстерү буенча яр буе зоналарын төзекләндерү юнәлешләрен сайлап алырга мөмкин. Бу җәһәттән әлегә 21 кеше үзенең фикере белән уртаклашкан.


Фикер өстәү