Велосипедтан да яманрак: шәһәр урамнарындагы самокатлар бәлагә әйләнде

Җиңел тормышка ияләшеп беттек: керне дә, идәнне дә кул белән юасы түгел, машина юа, ризык алу өчен дә чыгарга кирәкми, үзе килә. Җиңеләю транспорт чараларына да кагыла. Хәзерге вакытта халык арасында электр самокаты, монотәгәрмәчләр, гироскутерлар популяр. Җайлы, рәхәт, тиз, уңайлы! Тик җәяүлеләргә генә җайсыз. Бу транспорт чараларының хокукый статусы әле дә билгеләнмәгән.

Безнең заман бәласе

Электр самокатларының популярлыгын берәү дә инкарь итми инде хәзер. Әмма түрәләр әле дә аны нинди транспорт категориясенә кертергә икән дип уйлана: мопедмы яисә җәяүлеләр өчен җайланмамы? Билгеле бер очракта, әлбәттә, юл йөртү таныклыгы кирәк. Машина түгел, әллә ни акыл кирәкми, дисәләр дә, электр самокатларында йөрү кешеләрне җаваплылыктан азат итми.

Электр самокатларына бәйле күп кенә проектлар тәкъдим ителде. Хуплау табылмагач, эзләнүләр һаман дәвам итә. Мәсәлән, 2019 елда Россия Транспорт министрлыгы бу уңайдан велосипед һәм инвалид арбаларыннан тыш, кешенең мускул энергиясен куллану юлы белән хәрәкәт итү өчен билгеләнгән җайланмаларны «шәхси мобильлек чарасы» дигән термин астына беркетергә тәкъдим иткән иде. Әмма аны, юллардагы иминлекне тәэмин итү проблемасын киметмәс дип, кире кактылар.

Җәмәгать эшлеклеләре дә борчыла һәм әледән-әле үз фикерләрен җиткереп тора. Мисал өчен, Сергей Бендер атлы җәмәгать эшлеклесе вело- һәм электр транспортлары арасында кагыйдәләрне тәңгәлләштерергә, тротуарда йөрү тизлеген чикләргә кирәк, электр транспорт чарасын кулланучылар мәҗбүри рәвештә саклану шлемыннан булырга, тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементлардан файдаланырга тиеш дигән һәм башка фикерләрен тәкъдим итеп карады.

Электр самокатын сатып алу бар кешенең дә хәленнән килми. Андыйлар өчен арендага алып тору хезмәтләре ярдәмгә килә. Казан һәм башка зур шәһәрләрдә сары («Whoosh») һәм шәмәхә («Ситимобил») төстәге самокатларны күргәнегез бардыр инде. Беренчесенең башкала буенча 1500 берәмлек электр техникасы бар икән. Арендага алып тору бәясе – бер минуты биш сум. Бу электр самокатларына богау куелмаган: йөреп туйгач, кайда да калдырырга ярый. Шуңа күрә ул җайланмаларны тротуар кырыйларында, тукталыш тирәләрендә дә очратырга мөмкин.

Былтыр Татарстан хакимияте дә электр самокатларын прокатка бирү системасын тулысынча контрольгә алырга теләвен белдергән иде. Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринның прокатка алу эшен «Дәүләт хезмәтләре порталы» аша башкарырга тәкъдим иткәне булды. Бу очракта кешеләрдә җаваплылык хисе артачак дип белдергән иде ул. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә гомумән электр самокатларындагы тизлекне чикләргә кирәк дигән фикерен белдерде.

– Җәяү йөрер урынга самокатта очалар. Йә тизлекне киметергә, йә тротуарлардан алырга кирәк. Контроль булмау куркыныч тудыра, – диде Президент. Аннан тизлекне сәгатенә 5 чакрым итеп калдырып булмасмы дигән тәкъдимнәр дә яңгырады. Тик тизлеккә һәм җайлылыкка кызыгучылар мондый чикләүгә риза булмас иде, билгеле.

Очалар гына!

Бәрдереп киткән, каршына чыккан, машина астына кергән… Электр самокатында йөрүчеләр дә юл-транспорт һәлакәтләренә еш очрый хәзер. Имгәнү, җәрәхәтләр алудан тыш, үлемгә китергән очраклар да юк түгел. Әле күптән түгел Вишневский урамында LADA автомобиле белән электр самокаты  җәяүлеләр кичүендә бәрелеште. Самокатка атланган пар авария урыныннан качып китә дип хәбәр иткәннәр иде. Шул ук көнне Сәлимҗанов урамында да шуңа охшаш юл һәлакәте килеп чыга. Чистайда электр самокатын иярләгән бала машина тәгәрмәче астына эләгә…

Мондый очракта кемне гаепләргә дә белмәссең. Электр самокатындагылар тротуар, юлдан йөрми, тагын кайда йөрсен соң, дигән сорау да калкып чыга. Махсус тамгаланган юллар юк бит.

– Ишегалдыннан чыкканда, тротуар тирәләрендә йөргәндә, машина йөртүчегә аеруча уяу булырга кирәк. Самокат, велосипедта йөрүчеләр, чынлап та, артты. Ишегалларында тизлек чикләнгән, мин бу урынны магистральгә караганда да куркынычрак дияр идем. Кайсы җирдән һәм кайчан кем чыгасын белмибез бит! Ишегалларында трассадагы кебек җилдерүчеләр табыла. Берни турында уйламаулары гаҗәпләндерә инде мине. Рульгә утыргансың икән, башыңны да эшләт, – дип «тимер ат» ияләрен тәнкыйтьләде Александр Храмов.

Фәрит Хәлиуллин да шушы көннәрдә күңелсез хәлгә юлыккан. «Кабан күле буенда йөргәндә, электр самокатка атланган бер ир-ат миңа килеп бәрелде. Мин дә егылдым, бу да. Гафу үтендем. «Нәрсә карап йөрисездер, минем самокатның бәясен беләсезме соң!» – дип, бу ир-ат миңа кычкырырга тотынды. Канәгатьсезлек күрсәтеп китеп барды инде», – дип сөйләде ул.

Хәзерге вакытта Бөекбританиядә яшәүче «Беренче канал» журналисты Тимур Сираҗиев та күптән түгел электр самокатларының куркынычы турында «Инстаграм»дагы сәхифәсендә пост урнаштырды. Ул анда йөзе җәрәхәтләнгән, канга баткан Джимми исемле 6 яшьлек сабыйның хәле турында сөйли. Кызны электр самокатын иярләүче берәү бәрдереп киткән.

– Британиялеләрнең яңа кызыксынуы тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудыра. Җинаятьчеләр җәзасыз кала, ә югары тизлектәге «лихач»лар кешеләрне имгәтә. Самокат велосипедтан да яманрак, – дип язган ул.

Самокат ияләренең югары тизлектә тротуар буенча җилдерүләренә ЮХИДИ хезмәткәрләре дә борчыла. Татарстандагы идарә башлыгы Ленар Габдрахманов былтыр ук самокатта хәрәкәт итүне көйли торган закон проекты әзерләнүен әйткән иде.

– Электр самокаты белән идарә итүче кешенең ничек аталганы әле дә аңлашылмый. Хәзерге вакытта аны җәяүлегә тиңләштерделәр. Җәяүлегә сәгатенә 70 чакрым тизлек белән хәрәкәт итү авыр. Ә электр самокаты мондый тизлекне үстерә. Әгәр ул җәяүле икән, димәк, ул тротуарда йөри, димәк, куркыныч тудыра, – дигән фикердә идарә җитәкчесе.

САН

Россия Эчке эшләр министрлыгының юл йөрү хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни үзәге мәгълүматлары буенча, узган ел илдә самокатлар катнашында 331 юл һәлакәте килеп чыккан. 6 кеше үлгән.

Татарстанда 2020 елда электр самокаты катнашында 13 юл һәлакәте теркәлгән, 1 кешенең гомере өзелгән.

Электр самокатларының кибетләрдәге бәяләре: 6995 сумнан башлап 84 меңгә кадәр.

КАГЫЙДӘЛӘР

Мотор куәте 250 Ваттан артык булмаган электр самокаты белән идарә итәсез икән, сез җәяүле саналасыз. Бу күрсәткечтән артып киткән электр самокатында йөрүче мопедта йөрүчегә тәңгәлләштерелә. Андый очракта транспорт йөртү таныклыгы кирәк. Ул булмаса, Административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсенең 1 пункты буенча каралган 5 меңнән алып 15 мең сумга кадәр штраф түлисе.

Самокатларын теләсә кайда ташлап калдыручылар өчен дә җәза бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләренең «Җәяүлеләр һәм халыкның аз мобильле төркемнәре өчен киртәләр булдыру» пункты һәм Административ хокук бозулар кодексының 12.33 маддәсен бозу очраклары буенча, гражданнар өчен – 10 мең, вазыйфаи затларга – 25 мең, юридик затлар өчен 300 мең сумлык штраф каралган.

Электр самокатын кул белән идарә итмичә йөрү тыела (бер кул рульдә булса,  ярый). Бер урынлык транспортта өстәмә кешеләр атланырга тиеш түгел. Юл аша чыкканда, самокатны күтәреп чыгарга кирәк. Электр самокатларын буксирга тарту тыела.

Чулпан Гарифуллина

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 


Фикер өстәү