“Бердәм Россия” партиясе уздыручы алдан тавыш бирүдә катнашырга 7636 кеше теләк белдергән. Бу хакта праймеризның федераль оештыру комитеты рәисе, сенатор Александр Карелин әйткән. “Без гаризалар бирүне ике атнага озайттык. Нәтиҗәдә катнашырга теләүчеләрдә дә, тавыш бирчеүләр дә кызыксыну артты”, – дигән ул.
Праймеризда катнашучы өч кешенең берсе – кече һәм урта бизнес вәкиле. Мәгариф өлкәсеннән кандидатлар – 14,5 %, муниципаль хезмәткәрләр 10 % чамасы. Дүрт кешенең берсе – депутат. Дәүләт Думасының гәмәлдәге депутатлары алдан тавыш бирүдә катнашучыларның 4 %ын тәкшил итә. Александр Карелин Владимир Путинның җәмәгатьчелек вәкилләрен сайлауда катнашырга чакыруын да искә төшерде. «Бердәм Россия» уздыручы алдан тавыш бирүдә катнашучы һәр өч кешенең берсе пандемиягә каршы көрәштә волонтер буларак үз өлешен керткән.
Алдан тавыш бирүне уздыру буенча Татарстандагы оештыру комитеты җитәкчесе Юрий Камалтынов республикада яшәүчеләрнең дә сәяси активлыгын билгеләп үтте. “2016 елда узган сайлау белән чагыштырганда алдан тавыш бирүдә катнашучылар саны быел ике тапкырга диярлек арткан. Бүген 96 кеше рәсми рәвештә теркәлгән. Бер мандатлы округларда зур активлык күзәтелә: аларда уратча 8-10 кеше праймеризда катнашырга теләк белдергән. Хәтта 14 катнашучы округ та бар”, – дип сөйләде Камалтынов. Татарстанда теркәлгән кандидатларның яртысы диярлек – 40 яшьтән яшьрәк кешеләр. Яртысы партия әгъасы түгел.
Билгеле булганча, “Бердәм Россия” – алдан тавыш бирү процедурасын уздыручы һәм сайлаучылар фикере нигезендә кандидатлар исемлегене төзүче бердәнбер партия. Праймериз үзе 24 майдан 30 майга кадәр мөмкин булганча ачык рәвештә узачак. Йомгаклар 1 июньдә ясалачак. Шуннан соң Дәүләт Думасына сайлауларга “Бердәм Россия” кандидатлары исемлекләрен партия съездында раслаячаклар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat