Казан фаҗигасында һәлак булганнарның гаиләләре һәм зыян күрүчеләр өчен 73 млн сумнан артык акча җыелган

Казанда 175 нче гимназиядә килеп чыккан фаҗига вакытында һәлак булганнарның гаиләләре һәм зыян күрүчеләр өчен «Сбербанк» һәм «Кызыл Хач» тарафыннан 73 млн сумнан артык акча җыелган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

-«Кызыл Хач» Татарстан хөкүмәте белән берлектә 11 майда ачылган акчаларны җыюны тәмамлый. 17 майга караган мәгълүмат буенча, 73 165 384 сум акча җыелган. Хәзер Казан гимназиясендә фаҗига кагылган зыян күрүчеләрнең һәм аларның гаиләләренең ихтыяҗлары исемлеген билгеләү буенча эш алып барыла», — диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү