Казанда «Галәвиевның җинаятьтәше» хәбәре аркасында мәктәпне эвакуацияләгәннәр

Казанның 67 нче мәктәбендә укучыларны һәм укытучыларны эвакуацияләгәннәр. Уку йортына һөҗүм турында аноним хат килгән булган. Бу хакта Телеграм каналлар хәбәр итә.

Хат авторы үзен 175 нче гимназиядә һөҗүм оештырган Илназ Галәвиевның «җинаятьтәше» дип таныштырган.

— Бу соңгы очрак дип уйлый күрмәгез. Чиратта — сезнең мәктәп. Сезгә таныш булган укучыгыз киләчәк, корбаннар да күбрәк булачак. Теге мәктәпкә дә хәбәр салынган иде, алар аны игътибарсыз калдырды. Хәзер сез сайлау алдында. Укучыларыгыз белән соңгы көннәрегезне бәхетле уздырырга язсын! — дип язылган аноним хатта.

Барлык укучыларны һәм мәктәп хезмәткәрләрен уку йортыннан чыгарганнар. Урында полиция хезмәткәрләре, коткаручылар һәм табиблар эшли. Әлеге хәлнең нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү