Казанда «Имин тәгәрмәч» республика бәйгесе башланды

Казанда «Имин тәгәрмәч» XXVII республика бәйгесе башланды. Ярышларда 72 яшь инспектор катнаша. Бәйге ачылышында катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров сәламләде.

Аның сүзләренә караганда, яшь хәрәкәт инспекторлары (ЮИД) үз иминлеге турында гына кайгартмый, башкалар да юл кагыйдәләрен үтәсен өчен тырыша. “Һөнәрегез юл хәрәкәте иминлеге белән бәйле булмаса да, ЮИД отрядларында алынган белем һәм күнекмәләр киләчәктә барыбер кирәк булачак», – диде ул.

Яшь җәяүлеләргә һәм велосипедчыларга юл хәрәкәте кагыйдәсен бозмас һәм куркыныч хәлгә эләкмәс өчен үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында искә төшерү, белгәннәрен яшьтәшләренә җиткерү – бәйгенең төп бурычларын әнә шундый. “Имин тәгәрмәч”тә 9-11 яшьлек, район һәм шәһәр этапларында җиңгән, 4әр кешелек командаларга бүленгән 72 мәктәп укучысы катенаша. Алар шәхси һәм команда беренчелегендә ярышачак. Бәйгедә катнашучылар юл кагыйдәләрен белүдә, зыян күргән кешегә беренче ярдәм күрсәтүдә, велосипедта йөрү, теоретик имтиханда осталыгын күрсәтәчәк.


Фикер өстәү