Сукбай этләр 200дән артык каз бәбкәсен буып чыккан: «Бу хәлләрне ике тапкыр инсульт кичергән әни бик авыр кичерде»

Яшел Үзән районының Норлат авылында бер хуҗалыгында урам этләре сарайга кереп, 200 баштан артык каз бәбкәсен үтереп чыккан. Миләүшә Галимҗанова 70 мең сумлык зыян күргән.

Миләүшә апаның кызы Илсинә сүзләренә караганда, бу явызлыкны өч эт эшләгән. Алар башта бакча ишеген ачканнар да, аннан соң сарайның стенасын каерганнар.

– Әни алдагы көнне Кайбыч районыннан 200 баштан артык бер айлык бәбкәне алып кына кайткан иде. Алар өчен 70 мең сум түләде. Алар ел да менә шулай күпләп алып, үстереп сата иделәр. Моңа кадәр 100не генә ала иде. Быел арттырырга уйлаган иде. Бу хәлләрне әни бик авыр кичерде. Кан басымы бик нык күтәрелде. Саклап кына тордык. Аңа кадәр ике тапкыр инсульт кичергән иде инде ул, – дип сөйләде Илсинә ханым.

Аның сүзләренчә, бу хәл булганчы да авыл җирлеге башлыгына әлеге этләр буенча берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән булганнар инде. Шушы ук хайваннар берничә тапкыр балаларга да ташланганнар.
– Тик авыл советының эше: “Районга язабыз”, – диюдән узмый. Этләрне атарга ярамый, имеш. Ә аларга кешенең мал-туарына тияргә ярыймы? Ул ике саргылт төстәге эт бүген дә урам буйлап берни булмагандай йөри. Бу хәл иртә белән булган. Бераздан этләр кабат әйләнеп килгән. Кайбер каз бәбкәләренең башлары, аяклары гына калган. Хәзер әни башка кош-корт алырга да курка инде. Казлар өчен махсус урын әзерләнгән иде югыйсә. Бик кызганыч, – ди зыян күрүче.

Әлеге хәбәр астына Яшел Үзән районынының Инстаграмдагы рәсми битендә язылучылар үзләренең фикерләрен дә калдырган. Алар арасында “Былтыр безнең дә 26 бройлерны будылар. Көтүләре белән йөриләр. Бернинди дә чара күрелми аларга”, “Кичә кич урам эте безнең күршенең капка төбендә йөргән тавыгын тотып алып китте. Сизмичә дә калдык” дигән комментарийлар калдырганнар.

Зөһрә Садыйкова

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от Яшел Үзән-Үзеңне сакла! (@yashel_uzen)

Фото: zen.yandex.ru


Фикер өстәү