Путин Россиядә коронавирус йоктыру куркынычын ике тапкырга киметә торган вакцина эшләнүен әйткән

Озакламый Россиядә коронавирустан дүртенче вакцина – “Спутник Лайт” әйләнешкә кертеләчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Бер компонентлы “Спутник Лайт” вакцинасы илдә 6 майда теркәлгән. Препарат “Спутник V” вакцинасына охшаш. Нәтиҗәсе 79,4 процент тәшкил итә. Ике компонентлы күп кенә вакциналар күрсәткеченнән югарырак сан бу. Гамалея исееемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург белдергәнчә, “Спутник Лайт” вакцинасы коронавирус йоктыру куркынычын ике тапкырга киметә.

“Спутник Лайт”ның нәтиҗәлелеген тикшерү быел 21 февральдә башланып киткән. Сынауларның өченче этабы Россиядә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Ганада һәм кайбер башка илләрдә уздырыла.


Фикер өстәү