Шикәргә бәя артырмы?

Быел Россиядә шикәр бәясе бермә-бер артырга мөмкин. Россия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Оксана Лут хәбәр итүенчә, моның сәбәбе – шикәр чөгендерен соң чәчү һәм бәяләр артуны тотрыклы тоту буенча килешүнең вакыты чыгу.

Аның сүзләре буенча, хөкүмәт базарны көйләү, ягъни шикәр бәяләрен бер дәрәҗәдәрәк тоту буенча яңа чаралар карый. Монда, беренче чиратта, интервенцион фонд булдыру һәм читтән кертелә торган товарларга түбән ставкалы салым салыр өчен еллык квотаны раслау турында сөйләшүләр алып барыла. Шулай ук шикәр чөгендерен игү мәйданнарын арттыру да (якынча 15 процентка, ягъни 1,06 млн гектарга) бәяләрнең нәфесен бераз тыярга ярдәм итәр иде, дип саный белгечләр. Болай эшләгәндә быел, ким дигәндә, 40 млн тонна чөгендер эшкәртелеп, якынча 6 млн тонна шикәр алырга мөмкинлек бирер иде.

– Бу эчке базар ихтыяҗын тәэмин итәр һәм запас туплар өчен яхшы булачак, – ди белгечләр.

Моннан тыш, эшкәртүчеләрнең чималны Бердәм ашлык компаниясеннән сатып алуы да шикәр заводларына продукцияне берәмтекләп сату  мөмкинлеген бирәчәк.

Аграр базар конъюнктурасы институты директоры Дмитрий Рылько да уңыш җыеп алган көннәрдә һава шартлары начар булырга мөмкин дип фаразлый. Илнең көньягында шикәр чөгендерен гадәттә июль ахыры – август башында җыеп алалар. Бу вакытта салкын һәм яңгырлы көннәр торса, уңыш җыеп алу һәм заводлар эшчәнлеге тоткарланырга мөмкин, дип саный ул.

Татарстанда бу мәсьәлә буенча вазгыять ничек соң? Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге хезмәткәре «ВТ» хәбәрчесенә хәбәр итүенчә, ел башыннан алып бүгенгәчә шикәр бәясен күмәрләтә сатуда үзгәрешләр юк. Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә республиканың шикәр җитештерү буенча төп оешмаларына җитештерелгән һәм сәүдә челтәрләренә куелган шикәр килограммына дәүләт ярдәме күрсәтелә. Субсидияләр яңа сезонга әзерләнгән вакытта шикәр чөгендерен эшкәртүче оешмаларга яхшы гына ярдәм чарасы булып тора.

Рәсми мәгълүматларга караганда, узган ел Татарстанда шикәр чөгендере 49 мең гектар мәйданда чәчелгән. Быел бу саннарда бераз гына үзгәреш бар: чөгендерне 54 мең гектар тирәсе мәйданда утыртканнар. Бүгенгә инде 51 мең гектар мәйданда чәчү эшләре төгәлләнгән.

Сүз уңаеннан, әлеге вакытта республика кырларында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Аграрийлар мондый матур көннәрнең бер минутын да бушка уздырмаска тырышты. Шикәр чөгендерен исә Апас, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Мөслим, Сарман, Тәтеш һәм Тукай районнары игенчеләре чәчте. Аларда эшләр төгәлләнде инде. Шушы көннәрдә Минзәлә районында да финиш сызыгына җитәчәкләр. Аларда эшләрнең 94 проценты төгәлләнгән. Димәк, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, бездә шикәр чөгендерен чәчү соңга калып бара дип әйтү дөреслеккә туры килеп бетмәс иде. Шул ук вакытта, бәяләргә килгәндә, гомум базардагы вазгыятьнең безгә йогынтысы булмаячак, дип әйтә торган түгел.

Зөһрә Садыйкова

Фото: pixabay.com

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү