«Яшел фитнес» проектының яңа сезоны башлана

Татарстанда май аеннан «Яшел фитнес» проектының яңа сезоны башланды. Ачык һавада беренче бушлай тренировка 17 майда узган. Ә җәйге сезон 22 майда старт алачак. 

«Яшел фитнес» — 2015 елдан башланган проект. Казанда уңыш казанып, ул Россиянең башка төбәкләргә дә таралды.

Алты ел дәвамында проект Россиянең 43 төбәгендә уздырыла башлады, барлыгы 5097 тренировка оештырылган, аларда 500 мең кеше катнашкан. Бу җәйдә ил буенча 2 меңнән артык тренировка оештырырга уйлыйлар. Шуның 600 тирәсе Татарстанда уза.


Фикер өстәү