Тарифларны кем күтәрә?        

 Россия Генераль прокуратурасы соңгы атналарда илнең 42 төбәгендә коммуналь хезмәтләргә куелган тарифларның законлылыгын тикшерде һәм массакүләм канун бозулар ачыклады. 2 мең шундый очрак табылган икән. Тәртип бозуларда тариф билгеләүче төбәк органнары да, коммуналь хезмәт күрсәтүче компанияләр дә гаепле. Ә хезмәтләрдән кулланучы һәм алар өчен түләүче халыкка гаепнең кемдә булуы артык мөһим дә түгел. Кем генә гаепле булмасын, аның канун бозуы безнең җилкәләргә йөк булып төшә.

Тәртипсезлекләрне бетерү өчен прокурорлар йөздән артык протест белдергәннәр һәм меңләп тәкъдим ясаганнар. Ике йөздән артык чиновник һәм коммуналь предприятие вәкиле административ җаваплылыкка тартылган. Нигезсез бәя күтәрү – караклыкның бер формасы бит инде ул, шуңа күрә җинаять эшләре дә ачылган. Шундый 8 эш киләчәктә судларга озатылачак. 11 субъектта (Чувашия республикасында, Вологда, Саратов өлкәләрендә һәм тагын кайбер төбәкләрдә) прокурорлар коммуналь хезмәтләр бәясенә 203 миллион сумлык нигезсез чыгымнар өстәлүен ачыклаганнар. Энергия ресурсларына һәм башкаларга бәяләрне дөрес булмаган һәм расланмаган мәгълүматларга нигезләнеп билгеләгәннәр. Санны һавадан алганнар инде ягъни. Хакасиядә, әйтик, топ-менеджерларга өстәмә түләүләрне энергия тарифларына керткәннәр дә, халыктан аз да түгел, күп тә түгел, 106,2 миллион сум гына акча җыеп алганнар. Топ-менеджерлар баеган, халык түзгән инде. Түзми кая барасың, түләү кәгазе килдеме, түләми булмый. 106,2 миллион сум – ул бер ай уңышы гына. Күрәбез, тиешле урында утырсаң, акча җыюның әллә никадәр ысулы бар.

Тәртип бозып, халык җилкәсен кимерүче оешмалар һәм җитәкчеләр бик күп төбәкләрдә табылган. Аларның исемлеген генә дә китерү зур урын алыр иде. Төньяк Осетиядә, Ченяда, Киров, Новгород, Ростов өлкәләрендә тарифларга коррупциоген фактор дип аталган нәрсә дә өстәлгән. Кемнәргәдер түләнгән ришвәтне фәкыйрь халык кесәсеннән күтәрткәннәр инде, димәк.

Инженерлык челтәрләренә ялгаганда, ялгауның срокларын үтәгәндә дә кулланучылар хокуклары нык бозылган төбәкләр байтак икән. Кабарда-Балкарда, Карачай-Чиркәс төбәгендә, Севастополь, Калуга, Ярославль өлкәләрендә шундый закон бозулар аеруча күп ачыкланган. Өйләргә газ тоташтыру, су кертү һәм башка челтәрләргә ялгау – зур бизнес ул. Яңа төзелә торган коттедж бистәләрендә җирле түрәләр аны бер дә кулдан ычкындырмыйлар.

Прокурорлар барлык тәртип бозуларны да ачыклап бетерә алмагандыр, әлбәттә. Кулланучы халыкның да үз хокукларын яклап уяулык күрсәтүе таләп ителә шуңа күрә.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: biz.liga.net


Фикер өстәү