Татарстанда “Бердәм Россия” праймеризында катнашучыларның өчтән бер өлеше – 35 тән яшьрәкләр

“Бердәм Россия”нең Татарстандагы бүлеге праймеризга кандидатлар тәкъдим итүгә йомгак ясаган. Башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен барлыгы 96 кеше теркәлгән. Шуның өчтән бер өлеше чамасы – 35тән яшьрәкләр. Шул ук вакытта башлангыч тавыш бирүдә катнашучыларның яртысы чамасының сәясәттә тәҗрибәсе юк. Бу хакта партиянең төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Шулай ук башлангыч тавыш бирүдә катнашырга теләк белдерүчеләрнең яртысы чамасын волонтерлар, җәмәгатьчелек һәм социаль өлкә вәкилләре тәшкил итә. Мәсәлән, “Волонтер медиклар” хәрәкәте җитәкчесе Анна Макарова анда тәүге тапкыр катнашачак. Ул праймеризда катнашуның волонтерларга тагын да зуррак мөмкинлекләр ачуына өметләнә.

Башлангыч тавыш бирүдә катнашучылар арасында 30 яшьлек Айдар Сәгыйтдинов та бар. Ул “Татэнерго” акционерлык җәмгыятендә социаль үсеш хезмәте башлыгы булып эшли, “Татарстанда предприятиеләр һәм оешмалар яшьләре берлеге” иҗтимагый оешмасы советын җитәкли. Аның фикеренчә, хакимияттәгеләр эшләүче яшьләр проблемаларына илтифатлырак тиеш.

Казан медицина көллиятенең химия укытучысы, актив волонтер Марина Сәгъдиева исә иң беренче булып праймеризда катнашуга документларын тапшырган. Балалар һәм үсмерләрне тәрбияләү, белем бирү мәсьәләләренә игътибарны төрле ысуллар белән җәлеп итәргә кирәк, дигән фикердә ул.

Татарстанның “көмеш” волонтеры Хөрия Халитованың да – башлангыч тавыш бирүдә тәүге катнашуы. “Минем өчен “Бердәм Россия” праймеризында катнашу – волонтерларның тәкъдимнәре турында белдерү мөмкинлеге ул. Бөтен Россиягә белгертәсем килгән проектларым бар”, – ди Хөрия ханым.
Быел партиянең праймеризында югары дәрәҗәдәге көндәшлек хөкем сөрәчәк. 2016 елда Россия Дәүләт Думасына депутатларны сайлау алдыннан үткәрелгән башлангыч тавыш бирү белән чагыштырганда, анда катнашучылар саны ике тапкыр диярлек арткан.


Фикер өстәү