Казан паркларында бушлай йога һәм стретчинг дәресләре үткәреләчәк

Казан шәһәрнең 10 паркы территориясендә атна саен йога һәм стретчинг буенча күнегүләр, сулыш практикалары буенча дәресләр, көч, функциональ, йөгерү, зумба һәм башкалар узачак. Махсус инструкторлар һәм тренерлар чакырылган. Спорт чаралары «Яшел фитнес» проекты ярдәме белән тормышка ашырыла.

Моннан тыш, «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгында йога белән шөгыльләнү мөмкин, иртәнге дәресләр дәвам итәчәк, «Черек күл» паркында йөгерү клубы эшләячәк, медитация буенча дәресләр узачак.

Барлык тренировкалар бушлай.


Фикер өстәү