“Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе ЮХИДИ белән берлектә фильм төшергән

“Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе ЮХИДИ белән берлектә “День, тебя поменявший” исемле фильм төшергән. Анда юлларда аварияләр китереп чыгарган, хәзерге вакытта төрмәдә җинаять эше буенча җәзасын күргән кешеләр катнаша.

“Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов әйтүенчә, фильм төшерүгә республиканың ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов этәргеч ясаган. “Ул идея белән дә, башкасы белән дә ярдәм итте. Фильмның антигеройлары – үлемгә китергән аварияләр ясаган кешеләр. Алар хәзер төрмәдә. ЮХИДИ ярдәме белән бу кешеләр аркасында килеп чыккан юл һәлакәтләренең тулы картинасын тасвирлый алдык. Төрле тормышлар, төрле тарихлар… Болар барысы да кешеләрне уйланырга мәҗбүр итәчәк. Исерек килеш рульгә утырыргамы? Тизлекне арттырыргамы? Тамашачы гыйбрәт алыр дип уйлыйбыз”, – диде ул.

“Россия 24” каналында бу фильмны иртәгә 8:00, 17:30 һәм 21:00 сәгатьләрдә карарга мөмкин булачак.
“Россия 1” каналында исә якшәмбе иртәнге 8дә күрсәтәчәкләр.


Фикер өстәү